Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Рөстәм Миңнеханов иң яхшы җирлек башлыкларына машина ачкычлары тапшырды

Актаныш, Аккүз, Теләкәй авыл җирлекләре башлыкларына да яңа машиналар тапшырылды

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Эльвира Зәйнуллина). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җирлек җитәкчеләре - муниципаль берәмлекләр арасында үткәрелгән республика смотр-конкурсында җиңүчеләргә 93 автомобиль һәм 17 урынлы җиде микроавтобус тапшырды.

«Шундый күркәм традиция бар: без ел саен муниципаль берәмлек башлыкларына машина ачкычлары тапшырабыз. 10 ел эчендә 2,3 автомобиль бүләк ителгән. Безнең бурыч – илебез күләмендә лаеклы төбәк булу. Сезнең системалы рәвештә алып барган эшегез, безнең уртак эшчәнлек нәтиҗәсендә бүген республика лаеклы позицияне били. Биредә сезнең өлешегез гаять зур. Форсаттан файдаланып, иңгә-иң торып эшләгән өчен рәхмәт әйтәсем килә», - диде Президент, район башлыкларына мөрәҗәгать итеп.


ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин җирле үзидарә органнарына даими ярдәм күрсәткәне өчен Татарстан җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.


Чараның тантаналы өлешеннән соң, Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлек башлыкларына Chevrolet Niva автомобильләре һәм микроавтобус ачкычлары тапшырды.

Тантаналы чарада шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Бәйге 2010 елдан бирле үткәрелә. Аның максаты Татарстан муниципаль берәмлекләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру, шулай ук республиканың авыл һәм шәһәр җирлекләрендә тормыш сыйфатын яхшыртудан гыйбарәт. Җиңүчеләрне социаль-икътисади күрсәткечләрнең нәтиҗәләреннән чыгып билгеләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев