Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстан халкын «Буыннар бәйләнеше – хатларда тарих» проектында катнашырга чакыралар

Акциядә катнашучылар үз язмаларын тарихи үткәнгә юллый алачак — сугыш чорыннан калган фронт хатына җавап биреп, яшь солдатка, тыл хезмәткәренә мөрәҗәгать итәчәк.

(Казан, 30 апрель, «Татар-информ»). Татарстан халкы «Буыннар бәйләнеше – хатларда тарих» федераль проектында катнаша ала. Әлеге проект Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына һәм Россиядә хәтер һәм дан елына багышланган социаль акция булып тора. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә. 

Сугыш вакытында фронттан килгән өчпочмаклы хат солдатны аның туганнары белән бәйләгән бердәнбер өмет символы булган. Алар хәзер бәһасез тарих документлары. Аларны автомат прикладларына, хәрәбәләр арасында янган такталарга, сугышчыларның аркаларына куеп язганнар. Сугыш вакытында 11 млрд чамасы хат язылган, әмма аларның барысы да барып җитә алмаган, күбесе җавапсыз калган.

historyinletters.ru яңа цифрлы платформада теләге булган һәркем язмасын үткәнебезгә юллый алачак — сугыш чорыннан калган фронт хатына җавап биреп, яшь солдатка, тыл хезмәткәренә мөрәҗәгать итә ала. 

Үз җавапларыгызны текст, аудио яки видео рәвешендә тулыландырырга була. Һәр кеше порталга шәхси гаилә архивыннан хат, Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарына һәм якыннарына рәхмәт белдерү, шулай ук бүгенге тормыш, үз хыяллары, өметләре һәм киләчәккә планнары турында язма бастыра ала. Иң яхшы җавап авторларына истәлекле бүләкләр тапшырылачак.

Конкурс 15 майга кадәр уза. Акциянең тулырак шартлары белән historyinletters.ru сайтында танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев