Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

«Уйламаган көнем юк» китабы иртәгә автограф белән сатылачак

Нәбирә Гыйматдинова автографларны Казанда Декабристлар урамындагы 2нче йортта урнашкан «Әдәби кафе»да өләшәчәк.

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 16 декабрь көнне, 15 сәгатьтә Казанда Татмедиа бинасындагы (Декабристлар урамы, 2 йорт) «Әдәби кафе»да язучы Нәбирә Гыйматдинова яңа чыккан «Уйламаган көнем юк» китабына автографлар куячак. Автограф-сессияне «Казан утлары» журналы оештыра.

Нәбирә Гыйматдинова әсәрендәге төп образлар турында сөйләде. «Мәсәлән, Тәслимә — талантлы язучы, фәлсәфи әсәрләр яза һәм шуның өчен ул журналдан редактор тарафыннан куыла. Ни өчен дигәндә, журналга җиңел укыла торган әйберләр кирәк. Аның ире Миндияр — комарлы уеннар белән мавыга, Лас-Вегаста казиноларда зур акчалар эшләргә хыяллана. Ләкин анда барып җитә алмый, Тәслимәнең хыялында төзегән бик матур зур йортын оттырып, хатынын бурычка батыра», — дип сюжетның серен ачты автор.

Реклама

«Уйламаган көнем юк» китабы «Казан утлары» китапханәсе сериясендә чыккан беренче китап. Ул «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең «Идел-пресс» полиграфия комплексында 2000 тираж белән басылып чыкты. Форматы — кесәгә сыя торган йомшак тышлы китап.

Китап Казанда Татарстан китап нәшрияты кибетләрендә сатыла башлады. Якын арада ул матбугат киоскларында һәм вакытлы матбугат кибетләрендә сатуга чыгачак. Татарстан районнарында яшәүчеләр китапны район газеталары редакцияләреннән һәм кибетләрдән алачак, кибетләрнең адреслары турында мәгълүмат киләсе атнада билгеле булачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев