Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Зәйдә шәхси йортта янгында ике ир-ат ис газы белән агуланган

Кичә 23.24 сәгатьтә Зәй шәһәренең Гайдаров урамында янгын чыккан.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, янгын сүндерүчеләр килгәндә агач йортка һәм аның янкормасына ут капкан була инде.

Янгынны 0.40 сәгатьтә тулысынча сүндергәннәр. Нәтиҗәдә, 37 яшьлек ике ир-ат зыян күргән. Ис газы белән агуланган ир-атларны хастаханәгә озатканнар.

Янгынның мәйданы 64 квадрат метр тәшкил иткән. Хәзер аның сәбәпләрен ачыклыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев