Актаныш

Актаныш районы

16+
Хәвеф-хәтәргә юл куймыйк

Язгы боз ястык калынлыгы булса да, чыкмагыз!

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Актаныш районындагы 103 нче янгын сагы бүлеге җитәкчесе Илдар Мортазин белән Актаныш районы сулыкларына рейд үткәрдек. Әле боз калын дип, балык тотучы райондашларыбызга Илдар Минсалих улы куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатты, тотрыксыз боз өслегендә басып торуның кеше гомерен өзәргә мөмкин икәнлеге турында сөйләде.

Соңгы атнада республикада боз өстендә ваемсыз йөрүчеләрнең үлем очраклары теркәлде. 

  • 18 март көнне Минзәлә районында ике, Менделеевскида бер кеше су астына китеп һәлак була. Өч кешене коткаручылар сулыклардан чыгаруга ирешкән. 
  • Зеленодольск шәһәре пляжында уйнап йөргән 10 яшьлек малай суга бата, аны очраклы юлчы күрә, үз гомерен куркыныч астына куеп коткара. 

Менә шундый очраклар өлкәннәргә дә, балаларга да сулыкларда аеруча сак булырга кирәклеген искәртә. Илдар Мортазин әйтмешли, мондый чакта өйдә генә утырыгыз, боз өстенә чыкмагыз.

Әҗәкүл янындагы кушылдыкларда парлап, ирле-хатынлы табигать сөючеләр белән очраштык. Балык тоту бик мавыктыргыч гамәл шул. Тоткан балыклары да кечкенә булсалар да, шактый гына күренә.

«20 ел йөрим инде балыкка, Такталачыктан ук килдем. Җәен, эш күп булгач, су буена төшә алганым юк. Гадәттә, кыш көне барам. Әле боз ватылмый бит», дисә дә өлкән яшьтәге балыкчыбыз, МЧС җитәкчесенең кисәтүенә каршы килмәде. хатыны белән бергәләп, кармак, башка кирәк-яракларын җыйнаштырып юлда калган машиналарына таба атладылар.

 

Азартлы балыкчыларның теләген бозның ярылып китүе, югалтулар ихтималы да баса алмый. 

Берничә көн элек елга-күлләрдә су күренми иде әле. Агым көчле урыннарда су өсте ачыла, боз юкара. Су астына китү, гомер өзелү турында кешеләр уйлап та карамый. Ә бит республикада көн саен фаҗигаләр хәлләр булып тора.  

Беркайчан да ялгыз гына балыкка йөрмәгез. Барсагыз да берничә кеше бергә барыгыз. Үзегез белән махсус жилетлар алыгыз. Иминлек максатыннан үзегезне бау, җеп белән эләктереп, елга кырыендагы берәр ныклы агачка беркетегез.

Су астына төшеп китсәгез, гәүдәгезне авырайтып торган өс һәм аяк киемнәрегезне салыгыз, шуышып чыгарга тырышыгыз. Яр кырыена чыккач, тизрәк җылыну ягын карагыз, коры киемнәр киегез.

Кемнәрдер әле бозның калынлыгы 10 сантииметр, куркыныч түгел, дияргә тели. Әмма бозның бертөрле генә калынлыкта булмавы да бар. Кайбер сулыклар инде ачылды, балык тотарга теләүчеләрне кармак белән шушында килергә чакырабыз,- диде Илдар Мортазин. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев