Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Аяктагы бүрткән, зәңгәр тамырны помидор, әрем яки антон алмасы белән дәвалап була

Аяк кан тамырларын киңәюен халык медицинасы дәвалый.

Ат каштаны агачы
Ат каштаны агачының чәчәкләрен ярты литр спирт яисә ак аракыга салып, ике атна төнәтегез. Аннары шуны көнгә 3 тапкыр 40 гр тамчылап су белән кушып эчегез. Дәвалану срогы 3-4 атна.
Ат каштаны агачының 50 грамм җимешен кабыгы белән бергә ваклап төегез. Шуңа 50 грамм кызыл миләш өстәп, ярты литр спиртта 2 атна төнәтегез. Әзер булгач, көнгә 3 тапкыр ашаганнан соң 20 шәр тамчы эчегез.

Шул ук вакытта көн саен аяк тамырларына түбәндәге мазьны да сөртергә кирәк. Ул болай әзерләнә:
10 грамм ромашка чәчәгенә шалфей яфрагы белән чәчәге, 50 г ат каштаны агачының төелгән чикләвеге, 5 г бәрәңге крахмалы кушып болгатыгыз. Шулар өстенә 200 г кайнар тавык шулпасы салыгыз да, савытны салмак утта кайнап торган сулы кәстрүлгә утыртып, 2,5 сәгать тотыгыз. Төн чыккач, әлеге катнашманы кайный башлаганчы утта тотып, суын саркытыгыз.
 
 
Помидор
Пешкән помидорны кисәкләп турагыз да киңәйгән аяк тамырларына каплап, чеметкәли башлаганчы тотыгыз. Помидорларны алгач, аякларны салкын су белән чайкап куярга онытмагыз. Дәвалану процедурасын тамыр зәңгәрлеге беткәнче эшләргә кирәк.
 
 
Әрем
Бер уч төелгән әрем яфрагы белән орлыгын ярты литр оеган сөткә салып болгатыгыз. Шул боламыкны 3-4 кат марлядан ясалган салфеткага сылап, аякның киңәйгән тамырларына каплагыз. Өстенә полиэтилен ябыгыз да, аякны кечкенә мендәргә сузып куеп ярты сәгать утырыгыз.
 
* * *
Еш кына аяк тамырлары киңәйгән урыннарда трофик җәрәхәтләр барлыкка килә. Мондый очракларда киптереп уылган кычыткан яфракларын марля салфетка белән шул җәрәхәткә куярга киңәш ителә.
 
* * *
Югарыда күрсәтелгән киңәшләрне кан тамырлары киңәя башлаганда ук куллана башласагыз, аякларны операциясез дә дәваларга мөмкин булачак.

 

Чыганак: http://www.syuyumbike.ru/news/zdorovie/ayak-kan-tamyrlaryn-kiyuen-khalyk-meditsinasy-dvalyy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев