Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек сагында

Ковид белән балалар да авырый

Чир йоктырган барлык кешеләрнең 12-13 проценты - 6-17 яшьлек балалар.

Ковид белән балалар да авырый
Хәзерге вакытта Русиядә 60 меңгә якын бала коронавирус чире белән авырый. Шул ук вакытта кече яшьтәге авыручыларның яртысында вирус билгеләре кискенләшә, ди Русия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко.

«Бүген кечкенә пациентларның яртысында без көчле вирус авыруларын күрәбез. Бүген илдә барлыгы 60 меңгә якын бала медицина учреждениеләрендә дәвалана», - дип сөйләде ведомство башлыгы Covid-19га каршы көрәш буенча Министрлар Кабинеты каршындагы Координацион совет утырышында.

Реклама

Элегрәк ул, 2020 елдагы белән чагыштырганда, Русиядә балалар арасында коронавирус очраклары берничә тапкыр артуын белдергән иде инде. Әйтик, Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, чир йоктырган барлык кешеләрнең 12-13 проценты - 6 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар.

Гомумән алганда, ил буенча табиблар күзәтүендә бүген коронавируслы 1,3 миллионнан артык пациент бар, бу узган сезондагы күтәрелеш белән чагыштырганда күбрәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев