Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
фото

Богады балалар бакчасында "Серле сукмак" квест-уены үткәрелде.

26 ноября 2019, 16:38

1433

0

0

Богады балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләре буенча "Серле сукмак" квест-уены үткәрелде. Тәрбиячеләр, ата-аналар һәм балалар белән бергә биш кызыклы станция уздылар, аларның һәркайсында юл йөрү кагыйдәләрен, светофор сигналларын һәм юл билгеләрен белү буенча биремнәр үтәделәр, барысы да бердәм булып тәрбиячеләрнең сорауларына җавап бирделәр, пазл җыйдылар, юл йөрү кагыйдәләре буенча музыкаль композицияләр дә башкардылар. Уен бик кызыклы үтте, барлык катнашучылар да юл кагыйдәләрен өйрәнүдә һәм кабатлауда бик күп уңай кичерешләр алдылар. Балалар юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белүләрен күрсәтеп, барлык сынауларны да үттеләр. Чара ахырында автомобильчеләр ярышы оештырылды, анда дуслык җиңде!

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев