57нче квартал паркында төзекләндерү эшләренең өченче этабы тәмамланды
Инфраструктура

57нче квартал паркында төзекләндерү эшләренең өченче этабы тәмамланды

57нче квартал паркын төзекләндерү эшләре этаплап дәвам итә. Быел җәмәгать киңлеген яңартуның өченче чираты кысаларында ял итү һәм йөрү өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлдерелгән берничә эш башкарылды.

Балалар мәйданчыгы өчен нигез әзерләнгән

Быел булачак балалар мәйданчыгы өчен ныклы нигез әзерләнеп, мәйданчыкка ком җәелгән. Паркта кичке вакытта да куркынычсыз йөрү мөмкинлеге булдыру максатыннан заманча яктырту линияләре урнаштырылган. Шулай ук килүчеләрнең иминлеген тәэмин итү өчен видеокүзәтү камералары куелган.

Ял итүчеләр өчен уңайлы эскәмияләр урнаштырылган, җәяүлеләр өчен яңа сукмаклар салынган. Әлеге үзгәрешләр паркта йөрүне һәм ял итүне тагын да уңайлырак итәчәк.

Киләсе елда балалар уен комплексы урнаштырылачак

Паркны төзекләндерүнең соңгы этаплары киләсе елда дәвам итәчәк. Планнарда балалар өчен уен комплексы урнаштыру каралган.

Паркны яңарту эшләре «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты һәм «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Төзекләндерү нәтиҗәсендә җәмәгать территориясе шәһәр халкы өчен тагын да уңайлырак ял итү урынына әвереләчәк.

 


Нет комментариев