Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
2024- ГАИЛӘ ЕЛЫ

Актанышта Бөтенроссия гаилә учагын кабул итү тантанасыннан безнең репортаж

Бүген Актаныш районында тарихи вакыйга- “Россия йөрәге” Бөтенроссия гаилә учагын кабул итү тантанасы узды.

Актаныш районының күп балалы, үрнәк гаиләсе- Венера һәм Алмаз Сабитовлар гаиләсе  Бөтенроссия гаилә учагын Мөслим районыннан барып алып кайтты.

Эшлекле сәфәр делегациясен Актаныш район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова җитәкләде. 

Актанышта гаилә учагын район башлыгы Ленар Зарипов һәм районыбызның үрнәк алты гаиләсе каршы алды. Пучы авылыннан Равил һәм Фәнүзә Галимовлар, Татар суыксуы җирлегеннән Аяз һәм Ленара Галимовлар, Иске Байсар авыл җирлегеннән Рәзилә һәм Илгиз Гыйздәтуллиннар, Иске Кормаш авылыннан Ленар һәм Лүзия Фәрдиевлар,  Ирмәш авылыннан Илнур һәм Гөлназ Имамовлар, Иске Богады авыл җирлегеннән Риф һәм Вәсилә Хөсәеновлар һәммәсе дә авылда, җирлектә абруйлылар, кайда гына хезмәт куйсалар да әйләнә-тирәдәгеләргә үрнәк һәм өлге булып яшиләр, берсеннән-берсе уңган балалар, оныклар тәрбияләп үстерәләр.

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов районыбызның үрнәк гаиләләрен Гаилә елы белән тәбрик итте. 

Бүген районыбызга кайткан “Россия йөрәге” Бөтенроссия гаилә учагы гаиләдәге ир белән хатынның үзара мәхәббәтен, балаларга  мәхәббәтен, гаилә җылысын, туган җиргә, башкарган хезмәтеңә мәхәббәтнең билгесе ул. Гаиләнең учагын сүндерми саклагансыз, балаларыгызга күчергәнсез. Сәхнәләрне гөрләтеп җырлаган, биегән улларыгыз, кызларыгыз бар, үзегез дә бик күп чыгышлар ясыйсыз.

Дөньялар тынычланып, егетләребез исән-сау әйләнеп кайтып, балалар, оныклар сугыш афәтен күрмичз яшәгез. Үзегез дә, балаларыгыз да легендар шәхесләр!-дип үрнәк гаиләләргә, әлеге истәлекле чараны оештыручыларга рәхмәтен белдерде. 

Барыбызга да үз балалары янына дистәгә якын ятимне сыендырулары белән билгеле Киров авылында яшәүче Сабитовлар  гаиләсе гаилә утын районыбыз башлыгы Ленар Рафак улына бирделәр. Ә районыбыз башлыгы үз чиратында әлеге ялкынлы утны гаилә башлыкларына тапшырды. Һәр гаилә күңел җылысын да кушып көрәктәй куллары белән әлеге танылган учакны тотып башкаларга тапшырды. 

Район ЗАГС бүлеге башлыгы Гөлфинә Мөхәммәдиева “Россия йөрәге” Бөтенроссия гаилә учагының районыбызда 2 майга кадәр булачагын әйтте. Соңыннан ялкынлы ут Минзәлә районына юл тотачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев