12 сентябрьдә Казан шәһәрендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында йөзү буенча Татарстан Республикасы чемпионаты узды. Ярышны Татарстан Республикасы инвалидларның физкультура-спорт җәмгыяте оештырды.
Чемпионатта республиканың төрле район-шәһәрләреннән килгән спортчылар катнашты. Алар суда үзләренең физик әзерлеген, ихтыяр көчен һәм җиңүгә омтылышын күрсәтте.
Актаныш районы командасы да ярышларда уңышлы чыгыш ясады. Райондашыбыз Айназ Галиәхмәтов ишетү мөмкинлеге чикләнгән спортчылар арасында йөзү буенча I урын яулады. Актанышбаш авылында яшәүче махсус хәрби операция ветераны Умеджон Раджабов та сынатмады — ул йөзү ярышларында II урынга лаек булды. Спортчыларның әлеге уңышы — аларның тырышлыгы, ихтыяр көче һәм даими күнегүләренең нәтиҗәсе.
Актаныш районында физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең спорт белән шөгыльләнүенә шартлар тудыру, аларны актив тормышка җәлеп итү юнәлешендә эш алып барыла.Бөтенроссия инвалидлар җәмгыяте гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы Актаныш районы җирле иҗтимагый оешмасы бүлеге җитәкчесе Әлфис Шәйхелмәрдәновка, аның җитәкчелегендә ярышларда катнашып җиңү яулаган спортчыларга уңышлар телибез.
Актаныш йөзүчеләрен лаеклы нәтиҗәләре белән котлыйбыз! Аларга нык сәламәтлек, ихтыяр көче һәм киләчәк ярышларда яңа җиңүләр телибез!
Нет комментариев