11-13 сентябрь көннәрендә Җәлил шәһәр тибындагы поселогында 2009 елда туган һәм кечерәк яшьтәге чаңгычылар арасында кросс буенча Республика ярышлары узды. Ярышлар «Сарман муниципаль районы Башлыгы призына» һәм Ф.Г. Сафин исемендәге «СТАРТ» оешмасы ярдәмендә үткәрелде.
Ярышларда 2013-2014 елларда туган кызлар арасында 2 километр дистанциядә балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе укучысы Алмазия Закирова икенче урынны яулады. Аның нәтиҗәсе 08.40,4 секунд тәшкил итте.
Яшь спортчыны һәм аның тренерларын әлеге уңышы белән котлыйбыз, алдагы ярышларда да зур җиңүләр телибез!
Нет комментариев