Актаныш районыннан бер предприятие ЮХИДИ игътибарында
ЮХИДИ хәбәр итә

Актаныш районыннан бер предприятие ЮХИДИ игътибарында

Татарстанда 2026 елның беренче сигез ае нәтиҗәләре буенча юл хәрәкәте кагыйдәләрен иң күп бозган предприятиеләр исемлеге игълан ителде. Әлеге исемлеккә Актаныш районыннан да бер предприятие кергән.

Республикада юл-транспорт һәлакәтләрендә кешеләрнең һәлак булу һәм зыян күрүчеләр саны арту сәбәпле, юл иминлеге мәсьәләсе аерым игътибар үзәгендә кала. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүне контрольдә тоту һәм хокук бозуларны киметү буенча ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан эш алып барыла.

Татарстан Республикасы юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Хөкүмәт комиссиясе муниципаль берәмлекләр территориясендә теркәлгән һәм 2026 елның сигез ае нәтиҗәләре буенча административ хокук бозулар саны иң күп булган юридик затларны атады.

Актаныш районыннан исемлеккә «Чишмә» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте кергән. Предприятие транспорт чаралары йөртүчеләре тарафыннан барлыгы 67 юл хәрәкәте кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән.

Актаныш районыннан бер предприятие ЮХИДИ игътибарындаТатарстан буенча юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очраклары иң күп булган предприятие — Казан май-экстракция комбинаты. Аның транспорт чаралары йөртүчеләренә бер ел эчендә 2030 административ беркетмә төзелгән.

Белгечләр юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең юллардагы иминлеккә турыдан-туры йогынты ясавын искәртә. Һәр йөртүченең җаваплы һәм игътибарлы булуы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтүдә мөһим роль уйный.

Фото: «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы


Нет комментариев