«Юл хаталарны кичерми!» девизы астында Иске Кормаш мәктәбендә укучылар һәм әти-әниләр катнашында юл хәрәкәте иминлегенә багышланган профилактик очрашу узды.
Чарада Юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәмәтова һәм өлкән инспектор Инсаф Фидаил улы Мингазов катнашты. Алар юлда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында сөйләделәр, статистик мәгълүматлар белән таныштырдылар һәм укучылар белән әңгәмә үткәрделәр. Катнашучылар шулай ук профилактик видеоролик карадылар.
Очрашу барышында әти-әниләр белән берлектә профилактик биремнәр үтәлде. Алар аша балаларга юлда үз-үзеңне дөрес тоту, игътибарлы булу һәм куркынычсызлык таләпләрен үтәү кирәклеге тагын бер кат аңлатылды. Укучыларга яктылык кайтаргыч шнурлар, ә әти-әниләргә яктылык кайтаргыч элементлары булган жилетлар тапшырылды.
Очрашу җанлы һәм файдалы узды. Мәктәп җитәкчелегенә әти-әниләр җыелышларында юл хәрәкәте иминлеге белгечләренең катнашуына мөмкинлек тудырганнары өчен рәхмәт белдерәбез. Мондый очрашулар балаларга юл кагыйдәләрен көндәлек тормышта дөрес кулланырга ярдәм итә.
Нет комментариев