Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
ҖӘМГЫЯТЬ ҺӘМ БЕЗ

26-30 августта «Идел» яшьләр үзәгендә Татар яшьләре көннәре узачак

Чараны Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы, «Идел» яшьләр үзәге дәүләт бюджет оешмасы һәм Татар федераль милли-мәдәни автономиясе оештыра.

Татар яшьләре көннәре – төрле төбәкләрдә, илләрдә таралып яшәүче яшьләрне туплый, аларга яңа мөмкинлекләр бирә торган мәйданчык ул.

Чараның максаты – Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар яшьләре арасында милли кыйммәтләрне пропагандалау, үстерү, туган телгә һәм халкыбыз тарихына карата кызыксыну уяту.

Быел Татар яшьләре көннәренә Россия Федерациясенең 27 төбәгеннән һәм Казахстан Республикасыннан 180 делегат килүе көтелә. Катнашучылар өчен программада кызыклы һәм мәгълүмати лекцияләр, татар теле һәм тарих дәресләре, кичке чаралар каралган. Моннан тыш, делегатлар вокал, бию, актерлык осталыгы, кул эшләре юнәлешләре буенча белемнәр туплый алачак. Сәясәт, сәнгать, журналистика, дин, спорт һәм башка өлкәләрдән танылган шәхесләр белән очрашулар планлаштырылган. Очрашулар лекцияләр, остаханәләр, панель дискуссияләр, әңгәмәләр форматында узачак. Катнашучыларның спикерларга сораулар бирү, үз идеяләре белән уртаклашу, чит төбәкләрдән җыелган фикердәшләр белән элемтәләр урнаштыру мөмкинлеге булачак. Һәр елны оештырыла торган «Идел кызы», «Идел егете», «Танцпол йолдызы», «Идел моңы» бәйгеләре үтәчәк.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев