Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
ҖӘМГЫЯТЬ ҺӘМ БЕЗ

Эксперт Копылов: 2016-2024 елларда эшләүчеләрнең пенсияләре яңадан исәпләнәчәк

Эшләүче пенсионерларга, шулай ук индексация үткәрелмәгән елларда хезмәт стажын туплаган һәм шушы чордан соң эштән китүчеләргә пенсияләрен яңадан исәпләү каралган, дип хәбәр итте РИА Новости агентлыгына Россия халыклар дуслыгы университеты юридик институтының халыкара хокук кафедрасы доценты Станислав Копылов.

Эксперт сүзләренчә, яңадан исәпләү 2016-2024 елларда эшләгән кешеләргә, шулай ук иминият пенсиясен алган һәм шул ук вакытта эшләвен дәвам иткән яки шуның өчен иминият взнослары исәпләнгән башка төр эшчәнлек белән шөгыльләнгән пенсионерларга каралган. Эштән азат ителгәннән соң бу чорда эшләгән пенсионерларның, төшереп калдырылган бөтен индексацияләрне исәпкә алып, пенсияләре яңадан исәпләнәчәк. Яңадан исәпләү эштән азат ителгәннән соң килә торган айның беренче көненнән гариза бирмичә генә башкарыла.

Копылов билгеләп үткәнчә, ул чорда пенсионерлар өчен иминият взносларын түләүне дәвам иткәннәр, шуның аркасында аларның пенсия баллары арткан, әмма чынлыкта түләнә торган пенсия индексацияләнмәгән. 2025 елның 1 гыйнварыннан эшләүче пенсионерларның пенсиясен яңадан индексацияли башладылар. Лаеклы ялга чыкканнан соң эшләвен дәвам итүчеләрнең ел саен августта пенсияләрен е яңадан исәплиләр, максималь өстәмә өч пенсия баллы белән чикләнә.

Картлык буенча иминият пенсиясенә чыгу өчен 2026 елда кимендә 30 пенсия баллы һәм ким дигәндә 15 ел рәсми стаж кирәк.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев