Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ ҺӘМ БЕЗ

Картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләрне җитәкчеләребез Яңа ел күчтәнәчләре белән сөендерде

Бүген районыбызга мәртәбәле кунагыбыз-РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина килде.

Әлфия Гомәр кызы район башлыгы Ленар Зарипов белән иртәнге якта махсус хәрби операциядәге батырларыбызның ул-кызларын Яңа ел белән котладылар.

Төшке аштан соң җитәкчеләр Пучы картлар һәм инвалидлар йортына килде. Өлкәннәр белән очрашып, аралашып, аларны бәйрәм белән тәбрикләделәр, бүләкләр тапшырдылар. 

Күҗәкәдә Бөек Ватан сугышы ветераны Нурфика Абдуллина да елдагыча әлеге җитәкчеләребезне ачык йөз белән каршы алды.

Бер очрашу-бер гомер, диләр. Нурфика апага мондый сөйләшеп күрешүләр яшәргә дәрт-дәрман өсти, гомерен озынайта. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев