Ләйсән ГАЗИЗОВА автор яңалыклары
-
Бүген Казанда Актаныш районы мәдәнияте көне!
Бүген, 1 ноябрь көнне, 16:00 сәгатьтә Казанда «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурс-фестивале кысаларында Актаныш районы мәдәнияте көне узачак. Бу уникаль вакыйгада башкала халкы һәм кунаклары районыбызның бай мәдәни мирасы белән таныша ала.
-
Курскидан солдат хезмәтеннән кайткан Данияр Сәлахов: Армия- бөтен ситуациядән чыга белергә өйрәтте
Актаныш районы хәрби комиссариатында күптән түгел армия хезмәтеннән кайткан солдат-якташларыбыз белән очрашу узды. Илчебай авылы егете Данияр Сәлахов Курск өлкәсендә Ватан алдындагы изге бурычын үти. Һава десанты гаскәрләрендә хезмәт итә. «Армия- бөтен ситуациядән чыга белергә өйрәтте», ди ул.
-
Актаныш хәрби комиссариатында Курск, Белгород һәм Севастопольдә хәрби хезмәттә булган егетләрне каршыладылар
Бүген Актаныш районы хәрби комиссариатында Курск, Белгород һәм Севастопольдә хәрби хезмәттә булган якташ срочникларыбыз белән очрашу узды. Армиядән яңа гына туган якларыбызга аяк баскан якташларыбызны Актаныш районы башлыгы урынбасары Илшат Габдулхаев һәм хәрби комиссар Ленар Әхмәтҗанов зур горурлык хисләре белән каршы алды.
-
Юл хәрәкәте иминлеге баш дәүләт инспекторы Рөстәм Гарипов кышкы тәгәрмәчләргә күчәргә кушты
Бүген, 31 октябрьдә Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча комиссия утырышы узды. Утырыш эшендә юл иминлеген тәэмин итү буенча башкарылган эшләргә, крсәткечләргә җентекле анализ ясалды. Татарстан Республикасы Юл хәрәкәте иминлеге баш дәүләт инспекторы Рөстәм Гарипов үз чыгышында автомобиль йөртүчеләргә вакытында кышкы тәгәрмәчләргә күчәргә кушты.
-
Олы юллар сызганнарны - тамырлардан күреп танырлар: Казанда Актаныш мәдәнияте көннәре узачак
Бу көннәрдә Казанның мәдәният сарайларында республикабыз районнарының мәдәният көннәре уза. Актаныш районы Мәдәният көне 1 ноябрьдә «Әкият» курчак театрында булачак. Актанышлылар әлеге мөһим чарага ныклы әзерлек алып бара.
-
Ата-аналар игътибарына!
Милли гореф-гадәтләр, телне, моңны саклый торган саф татар районы өчен коточкыч хәл- Актаныш районында балигъ булмаган балаларга карата кылынган җинаятьләр теркәлү җанны өшетә. Ә дүрт балага карата урлау факты буенча җинаять эше кузгатылган. Алты яшүсмер балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлегенә исәпкә куела. Берсе ялган хәбәр өчен, калганнары таныклыксыз автомобиль, питбайк, мотоцикл белән идарә иткән өчен административ җаваплылыкка тартылган.
-
Дистанцион җинаятьчеләр Актанышта яшәүчеләрнең 6 миллион сумнан күбрәк акчасын урлаган
Дистанцион җинаятьчеләр, аларны гадәттә, мошенниклар дип атыйбыз, Актаныш районында яшәүчеләрнең 6 миллион 782 мең сум акчасын урлаган.
-
Актаныш көрәшчеләре якташыбыз Ринат Фәрдиев истәлегенә оештырылган турнирдан җиңү белән кайтты
Зәй шәһәрендә якташыбыз, элеккеге Зәй районы башлыгы Ринат Фәрдиев истәлегенә Бөтенроссия көрәш турниры узды. Ике көн дәвамында барган ярышта Актаныш көрәшчеләре дә катнашып җиңүләр яулады.
-
Яңа Әлемнең ипи пешерү комбинатында эшләүче хатын-кыз махсус хәрби операциядәге солдатларны дроннан саклаучы япма тегәчәк
Актаныш районында игелекле кешеләр яши. Махсус хәрби операция башланганнан бирле халкыбызның кеше кайгысына битараф булмавы, хәләл хезмәт хакыннан махсус хәрби операциядәге егетләребезгә авызыннан өзеп ярдәм күрсәтүе күз алдында. Яңа Әлем авылында ипи пешерүче Альбина Муллахмәтова эштән бушаган арада дроннардан саклаучы япмалар тегәчәк. Аның әлеге изге гамәлгә тотынуы- җиңүгә үзеннән өлеш кертү ул.
-
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов СВОдагы якташларыбызның гаиләләре яшәгән өйләрнең капка алларын кардан чистартуны бурыч итеп куйды
Бүген Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов кышкы чорда эшләячәк техникаларның әзерлеген караган вакытта тракторчы-механизаторлар алдына мөһим бурыч куйды. Урамнарны кардан эттергән вакытта махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызның гаиләләре яши торган шәхси йортларның капка алларын да кардан чистартырга кирәк.
-
Бүген Актаныш районы җитәкчелеге инфраструктура өчен җаваплы оешмалардагы техникаларның кышка әзерлеген карады
Көннәр суытуга таба, тиздән беренче кар явар, кышкы бураннар да озакламас. Соңгы елларда тротуарларны кар басты, урамнар чистартылмый, дигән сүзләр сирәк ишетелә. Юллар өчен җавап бирүче оешмалар, алардагы хезмәтчәннәрнең тырыш хезмәт нәтиҗәсе бу. Бүген әлеге җәмгыятьләр кышка әзерлекле керүләрен Актаныш районы җитәкчеләренә күрсәтте.
-
Әйләнеп кайтыгыз: Казандагы Актаныш якташлык җәмгыяте хәйрия концерты куйды
Бүген, 28 октябрьдә Казан шәһәренең «Чулпан» мәдәният сараенда Актаныш якташлык җәмгыяте тарафыннан оештырылган «Әйләнеп кайтыгыз» хәйрия концерты булды.
-
Махсус хәрби операциягә 22 тапкыр гуманитар ярдәм илткән шагыйрь Рүзәл Минһаҗев Яңа Кормаш авылы халкы белән очрашты
Махсус хәрби операциягә 22 тапкыр гуманитар ярдәм илткән шагыйрь, «Егет без» хәйрия төркеме, «Игелеккә бер адым» хәрәкәте җитәкчесе, Мөслим егете Рүзәл Минһаҗев Яңа Кормаш авылы халкы белән очрашуга килде. Бу хакта безгә Татар Суыксуы авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Хамматуллина хәбәр итте.
-
Яңа Кормашта «Актаныш таңнары»н яратып укыйлар
«Актаныш таңнары» нәшер ителгән җомга көнне Актаныш районы почта бүлекчәләре гөрләп тора. Яңа Кормаш почта бүлекчәсе дә узган җомгада газета-журнал алдыручылардан бер дә өзелмәде, авылда газетаны яратып укыйлар.
-
Актанышлыларны Автомобильчеләр көне белән котлыйбыз!
Бүген без автомобиль транспорты хезмәткәрләре көнен билгеләп үтәбез. Көн саен руль артына утырып юлга чыгучы актанышлыларны бәйрәм белән котлыйбыз.