Актаныш

Актаныш районы

16+
Авыл хуҗалыгы сулышы

Актаныш районы агрономнары Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатына лаек булды

«Русское поле 2025» Бөтенроссия селекционерлар һәм орлыкчылар форумы кысаларында бүләкләү тантанасы булды. Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут агросәнәгать комплексының иң яхшы белгечләренә ведомствоның рәхмәт хатларын тапшырды.

Бүләкләнүчеләр арасында-Татарстан Республикасының Актаныш районы вәкилләре дә бар иде. Министрның югары Рәхмәтенә  "Нур" хуҗалыгының баш агрономы Сираев Зөфәр Зәки улы һәм «Нигез» хуҗалыгының баш агрономы Зәкиев Рүзил Фирдәвис улы лаек булды. Бүләкләр райондашларыбызның авыл хуҗалыгын үстерүгә һәм алдынгы агротехнологияләрне гамәлгә кертүгә керткән зур өлешләрен тану булып тора.
 

Котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев