Актаныш районында быелгы терлек азыгы ихтыяҗының 90%тан артыгы әзерләнгән
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәргән Хөкүмәт киңәшмәсендә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хуҗалыкларның урып-җыю эшләренә әзерлеге турында хисап тортты.
Министр билгеләп үткәнчә, барлык төр культуралар буенча да яхшы уңыш көтелә. Әмма төп нәтиҗә урып-җыю чорындагы һава шартларына һәм эшне урыннарда дөрес оештыруга бәйле булачак.
Урып-җыю мәйданнары һәм техника йөкләнеше:
-
Гомуми майдан: Бөртеклеләр мәйданы 1 млн 168 мең га тәшкил итә (шул исәптән 470 мең га — көзге культуралар).
-
Комбайннар эше: Республика буенча 1 комбайнга уртача 500 гектарга якын йөкләнеш туры килә. Кайбер районнарда бу күрсәткеч берничә тапкыр югарырак.
-
Ике сменалы эш: Йөкләнеш зур булганлыктан, комбайннар эшен ике сменада оештыру һәм ярдәмчеләр җәлеп итү планлаштырыла.
Ашлык эшкәртү һәм саклау куәтләре:
-
Киптерү комплекслары: Быел республикада 411 ашлык киптерү комплексы (тәүлеклек куәте — 214 мең тонна) эшләячәк. Моннан тыш, икмәк кабул итү предприятиеләре һәм элеваторлар тәүлеккә 85 мең тоннага якын ашлык киптерә ала.
-
Яңа техника: Хуҗалыклар агымдагы елда өстәмә 10 киптерү комплексы (тәүлеклек куәте — 40 мең тонна) сатып алган.
-
Саклау урыннары: Республикада 4,7 млн тонна ашлык сакларлык сыйдырышлык бар (39 элеваторда 2,5 млн тонна һәм хуҗалыкларда 2,2 млн тонналык складлар).
-
Ашлык запаслары: Элеваторларны кабул итү 29 июньнән 17 июльгә кадәр үткәрелгән. Хәзерге вакытта аларда узган еллардан калган 767 мең тонна ашлык саклана. 4 млн тоннага якын буш урын бар.
Терлек азыгы әзерләү барышы:
-
Күпьеллык үләннәр: Июльнең икенче декадасы башына 280 мең га (мәйданның 95%ы) чаптырылган. 19 районда күпьеллык үләннең икенче катын чабу башланган.
-
Җыйган азык күләме:
-
220 мең тонна печән (планның 69%ы);
-
1,5 млн тонна сенаж (ихтыяҗның 46%ы).
-
-
Шартлы азык берәмлеге: 1 баш терлеккә исәпләгәндә 11,5 центнер азык тупланган (узган ел — 12,8 центнер).
Шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм алдынгы районнар:
-
Шәхси хуҗалыкларда 500 мең тонна печән әзерләнгән (ихтыяҗның 74%ы).
-
Тукай районы халык өчен азык әзерләүне тулысынча төгәлләде.
-
Зәй, Актаныш, Теләче, Алексеевск районнары финишка якынлашты — аларда быелгы терлек азыгы ихтыяҗының 90%тан артыгы әзерләнгән инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев