Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Алгарышны алар билгели

Тагын бер ел акрын гына ахырына якынлашып килә. Аны җөпләп куярга әле иртәрәк булса да, үткәннәргә карап нәтиҗәләрне барларга вакыт инде. Әлеге нияттән 12 октябрь көнне район мәдәният сараенда "Уңыш-2013" тантанасы узды. Гадәттәгечә, авыл хуҗалыгы продукциясенә, мул көзнең нигъмәтләренә бай, район халкы зарыгып көткән зур ярминкә белән башланып китте ул....

Тагын бер ел акрын гына ахырына якынлашып килә. Аны җөпләп куярга әле иртәрәк булса да, үткәннәргә карап нәтиҗәләрне барларга вакыт инде. Әлеге нияттән 12 октябрь көнне район мәдәният сараенда "Уңыш-2013" тантанасы узды. Гадәттәгечә, авыл хуҗалыгы продукциясенә, мул көзнең нигъмәтләренә бай, район халкы зарыгып көткән зур ярминкә белән башланып китте ул.

Авыл хуҗалыгы өчен 2013 ел янә җиңелләрдән булмады. Шуңа карамастан, шөкер, район икътисадының иминлеген тәэмин иткән әлеге тармак һәрдаим үсештә һәм сер түгел, әлеге алгарышны агросәнәгать комплексында тырыш хезмәт куйган эшсөярләр билгели. Әлеге фикерне үзенең хөрмәтләү сүзендә муниципаль район башлыгы Фаил Камаев та ассызыклады:

- Авыл хуҗалыгында хезмәт 365 көн-1 ел дәвамында берөзлексез бара. Хезмәтегез авыр да, мактаулы да. Район авыл хуҗалыгын республика күләмендә уңай яктан телгә алуларында да сезнең өлеш зурдан. Киләчәктә дә "Актаныш игенчесе" исеменә тап төшерми, югары уңышларга ирешеп эшләргә, яшәргә язсын. Үзегезгә, гаиләләрегезгә исәнлек-саулык, бәхетле, бәрәкәтле мул тормыш телим, - диде ул.

Җыр-моң белән үрелеп барган тантанадан берәү дә, мөгаен, бүләксез кайтып китмәгәндер. Авыл хуҗалыгы ветераннары да, әле кичә генә хезмәт юлын башлап җибәргән яшьләр дә, озак еллар хуҗалыкта хезмәт куйган игенче-терлекчеләр дә ихлас хөрмәтләүгә лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев