Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Алгарышны алар билгели

Тагын бер ел акрын гына ахырына якынлашып килә. Аны җөпләп куярга әле иртәрәк булса да, үткәннәргә карап нәтиҗәләрне барларга вакыт инде. Әлеге нияттән 12 октябрь көнне район мәдәният сараенда "Уңыш-2013" тантанасы узды. Гадәттәгечә, авыл хуҗалыгы продукциясенә, мул көзнең нигъмәтләренә бай, район халкы зарыгып көткән зур ярминкә белән башланып китте ул....

Тагын бер ел акрын гына ахырына якынлашып килә. Аны җөпләп куярга әле иртәрәк булса да, үткәннәргә карап нәтиҗәләрне барларга вакыт инде. Әлеге нияттән 12 октябрь көнне район мәдәният сараенда "Уңыш-2013" тантанасы узды. Гадәттәгечә, авыл хуҗалыгы продукциясенә, мул көзнең нигъмәтләренә бай, район халкы зарыгып көткән зур ярминкә белән башланып китте ул.

Авыл хуҗалыгы өчен 2013 ел янә җиңелләрдән булмады. Шуңа карамастан, шөкер, район икътисадының иминлеген тәэмин иткән әлеге тармак һәрдаим үсештә һәм сер түгел, әлеге алгарышны агросәнәгать комплексында тырыш хезмәт куйган эшсөярләр билгели. Әлеге фикерне үзенең хөрмәтләү сүзендә муниципаль район башлыгы Фаил Камаев та ассызыклады:

- Авыл хуҗалыгында хезмәт 365 көн-1 ел дәвамында берөзлексез бара. Хезмәтегез авыр да, мактаулы да. Район авыл хуҗалыгын республика күләмендә уңай яктан телгә алуларында да сезнең өлеш зурдан. Киләчәктә дә "Актаныш игенчесе" исеменә тап төшерми, югары уңышларга ирешеп эшләргә, яшәргә язсын. Үзегезгә, гаиләләрегезгә исәнлек-саулык, бәхетле, бәрәкәтле мул тормыш телим, - диде ул.
Җыр-моң белән үрелеп барган тантанадан берәү дә, мөгаен, бүләксез кайтып китмәгәндер. Авыл хуҗалыгы ветераннары да, әле кичә генә хезмәт юлын башлап җибәргән яшьләр дә, озак еллар хуҗалыкта хезмәт куйган игенче-терлекчеләр дә ихлас хөрмәтләүгә лаек булдылар.
Министрлык ай саен
20 мең сум вәгъдә итә
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы "Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы белгече" грантына бәйге игълан итә. Грантның күләме - 100 мең сум. Биредә югары яки урта белемле, үз белгечлегендә яхшы күрсәткечләргә ирешкән агроном, инженер-механиклар, зоотехниклар, мал табиблары, хисапчылар һәм икътисадчылар катнаша ала. Гаризалар 1 октябрьдән 5 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Аны шулай ук электрон рәвештә kadr61@list.ru, Nayl.Hamidullin@tatar.ru адресына да юлларга була. ЎҖиңүчеләр агымдагы елның 15 декабрендә билгеле булачак.
Ә 3 ай дәвамында (сентябрь, октябрь, ноябрь айлары) сөт җитештерүдә иң югары күрсәткечләргә ирешкән хуҗалык белгечләрен министрлык ай саен 20 мең сумга кадәр акчалата хөрмәтләргә ниятли. Әлеге акчалар турыдан-туры агросәнәгать комплексында хезмәт куючыларның банкта ачылган хисапларына күчереләчәк.
Бәйге турында тулырак мәгълүматны ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының http://agro.tatarstan.ru/ интернет сайтында таба аласыз ("Конкурсы" бүлеге).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев