Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Авырлыклар бергәләп җиңелә

"Актаныш" агрофирмасы "Алга" хуҗалыгы хезмәтчәннәренең еллык эшчәнлеккә йомгак ясау җыелышында район җитәкчесе Энгель Фәттахов үзе катнашты, хисапка кадәр Чуракай һәм Әгъбәс фермаларында булып, эш барышы белән танышты. Узган ел биредә хуҗалыкның киләчәге турында хезмәтчәннәр белән ачыктан-ачык сөйләшүдә катнашканнан соң, бер хезмәт елы үтеп китте. Җиңелләрдән булмады ул. - Ялгышмаганбыз. Терлекләрнең...

"Актаныш" агрофирмасы "Алга" хуҗалыгы хезмәтчәннәренең еллык эшчәнлеккә йомгак ясау җыелышында район җитәкчесе Энгель Фәттахов үзе катнашты, хисапка кадәр Чуракай һәм Әгъбәс фермаларында булып, эш барышы белән танышты.
Узган ел биредә хуҗалыкның киләчәге турында хезмәтчәннәр белән ачыктан-ачык сөйләшүдә катнашканнан соң, бер хезмәт елы үтеп китте. Җиңелләрдән булмады ул.
- Ялгышмаганбыз. Терлекләрнең торышы канәгать калдырды. Бәйләп куелган үгезләр дә көр. Хуҗалык бүген узган ел белән чагыштырганда 1 тоннага артыграк сөт сата. 2011 елда иң күп акча кереме арттырган хуҗалык та сез, - дип, эш барышын хуплап, фикерләре белән уртаклашты ул.
Җирлек халкын борчыган сорауларга җавап биреп, быел Чуракай авыл клубын төзекләндерү сабантуйга тәмамланачагын, Әгъбәс авылында яңа су чыганагы булдырылып, 2 чакрым 225 метр озынлыктагы су трассасының яңадан эшләнәчәген әйтеп сөендерде.
Хуҗалык рәисе Тәлгать Газетдинов чыгышында еллык эш барышы белән таныштырды.
- Мин 4 марттан эшли башладым, беренче эш итеп авыл хуҗалыгы техникасын, тракторларны механизаторларга беркетеп чыктык. Тракторлар һәм машиналар таралган хәлдә иде, аларны басуга чыгарлык дәрәҗәгә җиткерү өчен бик күп запас частьлар алырга туры килде, шуңа карамастан, бергәләп тотынгач, басуга чыгарлык дәрәҗәгә китердек, - дип башлады ул чыгышын.
Бер комбайн белән урып-җыюны башлап җибәргәннәр...
Тулы мәгълумат газетаның җомга, 10 февраль, 2012 11 (9656) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев