Тана сатып алучыларга 80 мең сум акча бирәләр
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнарның чыгымнар өлешен каплауга 2026 елның 18 маеннан 29 маена кадәр гаризалар кабул итү турында хәбәр итә:
- бер баш товар танасы һәм бер мәртәбә бозаулаган бер баш тана сатып алуга 80 мең сум исәбеннән;
- бер баш нәселле тана һәм бер мәртәбә бозаулаган бер баш нәселле тана сатып алуга 90 мең сум исәбеннән;
- бер баш товар үгезен сатып алуга 35 мең сумга кадәр.
Документлар «Минем субсидияләр» («Мои субсидии») системасы аша электрон рәвештә кабул ителә.
Мәгълүматны ачыклау өчен элемтә телефоны: 8(843) 221-76-88 (8801) Галимҗанова Рамилә Риф кызы.
Документлар исемлеген алу өчен түбәндәге сылтама буенча узарга кирәк: https://agro.tatarstan.ru/podderzhka-lph-na-priobretenie-tovarnogo-i.htm
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев