Муниципаль район башлыгы Фаил Камаев Актаныш җирлекләрен тилчә (ящур) авыруыннан саклау максатыннан урамнарда мал калырга тиеш түгеллегенә басым ясады.
- Урамда бәйсез йөргән, болында бәйгә куела торган малларны ихатадан чыгармауны көйләп бетерегез, авыл җирлеге башлыклары. Урамда кош-корт та калырга тиеш түгел. Халык, билгеле, моңа каршы. Ә чир килеп керә икән,...
Муниципаль район башлыгы Фаил Камаев Актаныш җирлекләрен тилчә (ящур) авыруыннан саклау максатыннан урамнарда мал калырга тиеш түгеллегенә басым ясады.
- Урамда бәйсез йөргән, болында бәйгә куела торган малларны ихатадан чыгармауны көйләп бетерегез, авыл җирлеге башлыклары. Урамда кош-корт та калырга тиеш түгел. Халык, билгеле, моңа каршы. Ә чир килеп керә икән, нәкъ шул кешенең сыерын алып чыгып яндырырга туры киләчәк. Район чигендәге постларда да өзеклек булырга тиеш түгел, - диде ул.
Шул рәвешле саклык чаралары күргәндә генә әлеге афәтне җирлеккә кертмәскә мөмкинлекне һәркем аңларга тиеш.
Нет комментариев