Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

«Чишмә» хуҗалыгы, «Әнәк» һәм «Актаныш» агрофирмалары Комбайннар парадына ныклы әзерлек белән килгән

Тиздән игенчеләребез районыбыз кырларында урып-җыю эшләрен башлап җибәрәчәк. Урак алдыннан ел саен махсус комиссия комбайннарның төзеклеген карап, тикшереп чыга. «Чишмә» хуҗалыгы, «Әнәк» һәм «Актаныш» агрофирмалары Комбайннар парадына ныклы әзерлек белән килгән.

Актаныш районында кыр кораблары- заманча зур егәрлекле комбайннар арта бара, әмма саннары кими. Бу урып-җыю техникаларының никадәр куәткә ия икәнлекләре турында сөйли.

Быел районыбыз кырларына бөртек суга торган 72 комбайн урып-җыюга төшәчәк. Комбайннар парадында аларның 54-е катнашты. 49 комбайнның  герметизациясе, төзеклеге, саклык чаралары белән тәэмин ителеш ягыннан тел-теш тигерерлек түгел иде. Аларны иярләгән механизаторларга Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов хезмәтләрен хөрмәтләп акчалата премияләр тапшырды.

Парадка катнаша алмаган техникаларны урып-җыюга хәстәрләп бетерү өчен комиссия бер атна вакыт бирде.  Хуҗалыкларда әле берничә комбайнны төзекләндереп бетерәсе бар.

- Иң борчый торган мәсьәлә- комбайннарны иярләргә механизаторлар җитмәс дип уйлаган идек. Аллага шөкер, бу яктан күңелебез тыныч.  "Чишмә" хуҗалыгы, "Әнәк" һәм "Актаныш" агрофирмалары Комбайннар парадына ныклы әзерлек белән килгән. Кайбер хуҗалыклар запас частьлар җитәрлек булуга да карамастан комбайннар парадына техникаларын төзекләндереп өлгертә алмадылар, без аларга бер атна вакыт бирдек,- диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Нәфис Сәлимгәрәев. 

Актаныш районында быел 44 мең гектар мәйданда бөртеклеләр, 12 мең гектарда техник культуралар игелде.  Җитәкчеләр Комбайннар парадына йомгак ясап, районыбыз кырларында игеннәрнең бик матур булып өлгереп килүен әйттеләр. Һава торышлары аяз булып, хәләл көч белән үстергән икмәкләрне югалтуларсыз җыеп алырга язсын.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев