Актаныш

Актаныш районы

16+
Авыл хуҗалыгы сулышы

Яшь белгечләргә – яңа мөмкинлекләр: аграр тармакка ярдәм чаралары

Соңгы елларда Татарстанда авыл хуҗалыгы тармагына яшь белгечләр җәлеп итүгә аерым игътибар бирелә. Узган елдан башлап аграр югары һәм махсус урта уку йортларын тәмамлаган яшьләргә, авыл хуҗалыгы предприятиеләренә эшкә урнашканда, 750 мең сум күләмендә «подъемный» ярдәм акчасы түләү гамәлгә кертелде. Бу чара яшьләрне авылда калдыру һәм тармакны квалификацияле кадрлар белән тәэмин итүдә мөһим адым булып тора.

2024 елдан башлап югары уку йортларына максатчан кабул итү механизмы да сизелерлек үзгәрешләр кичерде. Хәзер заказ бирүчеләр һәм эш бирүчеләр үз тәкъдимнәрен «Россиядә эш» платформасында урнаштырырга тиеш. Элек максатчан уку турында шартнамә укырга кергәнче төзелә иде, ә хәзер ул студент укырга кабул ителгәннән соң, әмма уку елы башланганчы рәсмиләштерелә. Шулай ук бер абитуриентка бер генә шартнамә төзү мөмкинлеге калдырылды. Моннан тыш, максатчан кабул итү квоталары конкрет заказчыга, белем бирү программасына һәм уку формасына ныклап беркетелде.

Казан дәүләт аграр университеты максатчан укучы студентларга өстәмә мөмкинлекләр дә тәкъдим итә. Аларга уңайлыклары булган тулай торакта бушлай яшәү, бушлай туклану, укуны эш белән берләштерү мөмкинлеге бирүче шәхси график, шулай ук уку дәверендә остазлар ярдәме каралган.

2026 елга максатчан уку буенча барлык тәкъдимнәр, гадәттәгечә, 10 майдан 10 июньгә кадәр «Россиядә эш» порталында урнаштырыла. Абитуриентлар 20 июньнән әлеге платформада тәкъдимнәр белән таныша ала, эш бирүчеләр белән элемтәгә кереп, шартларны ачыклый һәм университетка документлар тапшырганда максатчан укуга гариза бирә ала. Гаризаны югары уку йортына килеп тә, шулай ук электрон рәвештә дәүләт хезмәтләре порталы аша да бирергә мөмкин.

Әлеге яңалыклар «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проектының «АПКда кадрлар» федераль программасы кысаларында тормышка ашырыла. Бу исә авыл хуҗалыгы тармагын үстерүдә яшь белгечләрнең роле елдан-ел арта баруын күрсәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев