Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Иген кырларын үрнәккә куярлык

"Кәефләр яхшы, эш шартлары уңай, игеннәр дә зарланырлык түгел. Безнең тарафтан өзеклекләр булмас дип ышандырып кала алабыз...." Кырда хезмәт куйганнардан хәл-әхвәл белешкәндә, шөкер, мондый сүзләрне еш ишетергә туры килә. Көннәр дә, ниһаять, матурланып килә. Һава торышы якын киләчәктә урыны белән яшенле яңгырлар вәгъдә итсә дә, урып-җыю барышында алар чагылыш тапмас...

"Кәефләр яхшы, эш шартлары уңай, игеннәр дә зарланырлык түгел. Безнең тарафтан өзеклекләр булмас дип ышандырып кала алабыз...." Кырда хезмәт куйганнардан хәл-әхвәл белешкәндә, шөкер, мондый сүзләрне еш ишетергә туры килә. Көннәр дә, ниһаять, матурланып килә. Һава торышы якын киләчәктә урыны белән яшенле яңгырлар вәгъдә итсә дә, урып-җыю барышында алар чагылыш тапмас дигән өмет бар.
Июль аеның соңгы көненә район хуҗалыкларында 18 мең тоннадан артык бөртекле культуралар җыеп алынган иде. Әлегә 1 гектардан уртача 28,5 центнер уңыш чыга. Билгеле, бу сан төрле хуҗалыкта үзгә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган саннарга караганда, "Нива" хуҗалыгында - 44, "Нигез" хуҗалыгында 36 центнерга якын ул, "Әнәк" агрофирмасында 1 гектардан 35 центнер чамасы уңыш җыеп алганнар. Урып-җыюга җиң сызганмаган бер хуҗалык та калмаган. Нур Баян исемендәге хуҗалыкта, "Әнәк" агрофирмасында эшнең дүрттән бер өлеше тәмамлану алдында. Көзге чәчүгә җир әзерләү дә киң колач җәеп килә.
"Башак" хуҗалыгында да эшнең иң кызган чоры: кырда да, амбар алдында да эш кайный. Биредә игенчелекнең тәмен яхшы белеп, аңа фәнни яктан якын килеп эшли беләләр. Шул сәбәпле, иген-кырлары да үрнәккә куярлык. Узган ел гына ут күршеләребез - Краснокама районына, Минзәлә районына, үзебезнең хуҗалыкларга 200 тонна орлык сатканнар.
- Быел бодай уңышына зарланырлык түгел, сыйфаты яхшы - III класска туры килә. Көзге культураларның уңышы гына бераз борчу тудыра, алардан әллә ни уңыш өмет итеп булмас. Шуңа күрә, алга таба әлеге мәйданнарны арттыру да бик актуаль күренми, - ди хуҗалыкның баш агрономы Радик Закиров.
Хуҗалыкның 6 мең гектарга якын чәчүлек мәйданының 922 гектарында уҗым, 522 гектарда көзге бодай, калганына арыш чәчелгән. Урып-җыюга узган атнаның җомгасында кереп киткәннәр. Чапкычлары 2 смена эшли. Фәнил Хәйдәров белән Илнар Мөхәмәтдинов бер-берсен алыштырып хезмәт куялар. Хәер, Хәйдәров фамилиясен биредә еш ишетергә була. 3 комбайнның 2сендә әтиле-уллы Дәнил белән Динар Хәйдәровлар көч куя. 3 нче комбайн Нәвис Мәрдановныкы. Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында белем алган, тәүге тапкыр комбайнга утырган Илмар Гыйндуллин да алардан калышмый.Айдар Фәтхелов игеннәрдән бушап калган кырларны көзге чәчүгә әзерли. Амбар алдында Резеда Исламова җитәкчелегендә 2 сменада 8 кеше хезмәт куя.
- Амбарлар икмәк кабул итәргә әзер, тиешенчә төзекләндереп, агуланып куелган. Һәр кеше үз эшен белеп, төгәл эшли, бердәм хезмәт куябыз. Бернинди тоткарлыклар да юк. Теләк шул: урып-җыюларны исән-имин уздырып, яхшы уңыш җыеп алуга ирешсәк иде, - ди ул. Резеда апа озакламый үзенең 55 яшьлек юбилеен каршылый. Гомеренең саллы өлешен хуҗалык эшенә, игенчелеккә багышлаган Резеда апаның үзенә дә исәнлек-саулык, уңышлар телибез.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев