Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Авыл хуҗалыгы сулышы

Кадрлар бүлеге – хуҗалыкның йөрәге

«Актаныш» агрофирмасында кадрлар буенча белгеч Альбина Зәкиева турында сүз чыкса, хезмәттәшләре иң элек бер сүзне кабатлый: җаваплылык.

Рузилә ХӘСӘНОВА

Районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе Назиф Салихов билгеләп үткәнчә, ул — законнарны яхшы белүче, эшен төгәл һәм җаваплы итеп алып баручы, һәр документның әһәмиятен тирән аңлаучы белгеч. Аның эшчәнлеге системалылык һәм югары профессиональлек белән аерылып тора.

Ә агрофирма җитәкчесе Рамил Вәлиев исә аны «компромисска бармый торган, тәртипне һәм төгәллекне беренче урынга куючы хезмәткәр» дип бәяли. Бу сүзләр аның эшкә карата принципиальлеген һәм таләпчәнлеген тагын бер кат раслый.

Бүген күпләр кадрлар бүлеген бары тик документлар белән эшләүче структура дип кенә кабул итә. Әмма чынбарлыкта зур оешмада ул — җитәкчелек белән хезмәткәрләр арасында күпер вазифасын үтәүче, закон таләпләренең дөрес үтәлешен контрольдә тотучы һәм кешеләр язмышына турыдан-туры йогынты ясаучы мөһим бүлек.

ҺӘР КЕШЕГӘ ИГЪТИБАР

Рамил Вәлиев сүзләренә караганда, кадрлар бүлегенең төп эше эшкә килүчеләрне теркәү белән генә чикләнми. Биредә һәр кандидатның белеме, квалификациясе, кайсы тармакта ихтыяҗ булуы җентекләп өйрәнелә.

— Эшкә урнашу өчен килгән кешенең белгечлеге, тәҗрибәсе, документлары җентекләп тикшерелә. Бөтен мәгълүмат электрон системага кертелә, кәгазь вариантта да саклана. Хәрби исәп, бронь, сроклы документлар — барысы да контрольдә булырга тиеш, — ди ул.

Моннан тыш, медицина тикшерүләре, хезмәт килешүләре, отпуск графиклары, эш вакыты һәм вазифа бурычлары да закон нигезендә дөрес рәсмиләштерелергә тиеш.

— Кайчак кешеләр «болай гына эшләп булмыймы?» дип сорый. Әмма закон таләпләрен үтәү мәҗбүри. Монда тәртип иң мөһиме, — дип ассызыклый җитәкче.

Бу сүзләр кадрлар хезмәтенең тыштан гади күренсә дә, чынлыкта никадәр җаваплы һәм катлаулы булуын ачык күрсәтә.

«БЕР ГАЛОЧКА ТӨШЕП КАЛСА ДА…»

Соңгы елларда кадрлар бүлегенең җаваплылыгы тагын да артты — электрон системалар белән эшләү мәҗбүри элементка әйләнде. Назиф Салихов билгеләп үткәнчә, бүген бөтен процесслар «Работа в России» дәүләт платформасы аша башкарыла.

— Компьютерда эшләү җиңел кебек тоела, әмма чынлыкта ул бик җаваплы процесс. Бер генә хата яки бер генә «галочка» төшеп калса да, бөтен эш юкка чыгарга мөмкин, — ди ул.

Аның фикеренчә, «Актаныш» агрофирмасының кадрлар бүлеге бу юнәлештә районда алдынгыларның берсе булып тора. Аеруча яшьләрне һәм укучыларны җәйге эш белән тәэмин итү буенча нәтиҗәләр югары бәяләнә.

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен коллектив Татарстан күләмендә алдынгы исемлеккә кертелгән, ә хезмәткәрләр төрле дәрәҗәдәге бүләкләргә лаек булган.

БАНКТАН — АГРОФИРМАГА

Альбина Әбүләес кызы Зәкиева Актаныш районында туып-үсә. Икенче санлы мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан финанс-икътисад институтында «персонал белән идарә итү» белгечлеге буенча белем ала.

Хезмәт юлын Сбербанкта башлап җибәрә, аннары Казанда төрле банк структураларында эшли. Соңрак гаилә сәбәпләре белән туган ягына кайта һәм «Ак Барс» банкында, шәхси эшмәкәрлектә, гимназиядә секретарь вазифасында эшли.

Нәкъ менә гимназиядә эшләгән чорда ул кадрлар эше белән якыннан таныша һәм бу юнәлешкә кызыксынуы арта.

— 2017 елда агрофирмага килдем. Башта бик зур һәм катлаулы система кебек тоелды: 400дән артык хезмәткәр, күп санлы участоклар, зур документ әйләнеше, — дип искә ала ул.

Вакыт узу белән ул эшнең бөтен нечкәлекләренә төшенә һәм бу һөнәрне яратып башкара башлый.

КАДРЛАР БЕЛГЕЧЕ — КЕШЕЛӘР БЕЛӘН ЭШЛӘҮ СӘНГАТЕ

Альбина ханым фикеренчә, кадрлар белгеченең иң мөһим сыйфаты — кешеләр белән дөрес аралаша белү.

— Безгә төрле һөнәр ияләре мөрәҗәгать итә: механизаторлар, терлекчеләр, савымчылар, шоферлар. Аларга барлык мәсьәләләрне аңлаешлы итеп җиткерү бик мөһим, — ди ул.

Ул кадрлар бүлеген җитәкчелек белән хезмәткәрләр арасында бәйләүче звено дип атый.

— Оешманың да, хезмәткәрнең дә мәнфәгатьләрен сакларга кирәк. Бер якны да рәнҗетергә ярамый, әмма таләпләр дә үтәлергә тиеш, — ди белгеч.

Бүген бу өлкәдә эшләү өчен хезмәт законнарын даими өйрәнү, электрон системалар белән эш итә белү һәм яңалыкларны күзәтеп бару таләп ителә.

ЙӨРӘК ЭШЕ

Кадрлар хезмәте күп очракта күзгә күренми. Әмма һәр документ, һәр белешмә, һәр килешү артында — кеше язмышы тора.

Шуңа күрә бу һөнәрдә салкын төгәллек кенә түгел, ә сабырлык, кешене аңлау һәм ихтирам да мөһим урын алып тора.

— Эшемне яратып башкарам, — ди Альбина Зәкиева.

Һәм нәкъ менә шул ярату, җаваплылык һәм тырышлык аны үз һөнәренең чын остасына әверелдерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев