Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Сак булыгыз: Районда патогенлы кош гриппы табылган компания продукциясен сатудан алдылар

Район ветеринария хезмәткәрләре «Находка-Табыш» кибетеннән 230 данә йомырканы сатудан алып куйды. Баксаң, әлеге продукция югары патогенлы кош гриппы табылган «Башкирская» кошчылык компаниясенеке икән.

Уфа район ветеринария станциясенә 9 август кичендә "Башкирская" кошчылык компаниясе хуҗасыннан Авдон поселогындагы биналарның берсендә күпләп кош-корт кырылуы турында хәбәр килгән. Әлеге куркыныч яңалык һәммә кешене итәк-җиңнәрен җыярга сәбәп булды. Уфа районында югары патогенлы кош гриппына шик буенча гадәттән тыш ведомствоара комиссия утырышы уздырыла. Башкорт фәнни-җитештерү ветеринария лабораториясендә кошларның биоматериалларын өйрәнү дәвам итә.

Куркыныч чир безгә бик якын

Күршеләребез Башкортстанның күренекле «Башкирская" кошчылык компаниясендә югары патогенлы кош гриппы табылу  урынлы борчу уята. Безнең Актаныш районы Башкортстан белән бик якын урнашкан төбәк, шунлыктан куркыныч та зур. Авыл җирлекләрендә бик еш читтән килеп чеби, тавык, каз бәбкәләре сатып йөрүче алыпсатарлар, шул исәптән Башкортстан яклары кошчылары да бар.

Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Фиргать Абдрахманов катгый төстә кош-кортларны бары тик үзебезнең җирлектәге оешмалардан гына сатып алырга куша. Чөнки республикада, районда кошчылык предприятиеләренең барысы да системалы төстә ветеринария тикшерүе үткәрелә. Йомыркалар, яңа чыккан чебиләрнең каян кайтуы һәрвакыт контрольдә. 

Кош гриппы-йогышлы чир

Кош гриппы бик тиз тарала, кешедән кешегә йогу теркәлмәсә дә, 60 процент очракта кошлардан кешегә күчүе фәнни яктан расланган. Грипп йоктырган кошның селәгәе ага, йөреше үзгәрә, муеннары кәкрәя, температурасы 44 градуска кадәр күтәрелә.

Кош гриппының чыганагы киек кошлар булуы да сер түгел. Алар территорияләрне бик тиз очып үтәләр, төрле күлләрдә, буаларда йөзеп йөриләр, калдыклары белән сулыкларны зарарлыйлар.  Йорт кошлары шул суны эчеп, йөзеп авыру йоктыра. Шуңа күрә кошларны хәзерге вакытта йорт-ихата тирәсеннән ерак җибәрмәскә кирәк.

Сакланганны саклармын, дигән

Кош гриппыннан саклану өчен кошлар асраган торакны даими дезифекцияләп тору мәҗбүри. Районда ветеринария берләшмәсенең 5 пункты  бар. Биредәге белгечләр авыл халкының мөрәҗәгатенә беркайчан да битараф түгел, кирәк вакытта дезинфекцияләү оештыралар.

Кибетләрдән кош итләре, йомыркалар сатып алганда игътибарлы булу сорала. «Башкирская" кошчылык компаниясе җитештергән продукцияне бөтенләй кулланмау хәерле. Кулланган очракта йомыркаларның тышларын кат-кат юып, бик каты итеп пешерергә, итен пешерер алдыннан кайнар су булән пешекләргә кирәк. Туң иттә дә белгечләр вирус бер ел саклана дип кисәтә. 

Ветеринар таләпләр нигезендә кош гриппы табылган урында карантин игълан ителә. 5 чакрым радиуста асралган кошларны мәҗбүри укол кадап үтерелә, аннан соң яндырыла. Мәсәлән, узган ел Мөслим районында казлар фермасы белән яндырылган. Әлеге компаниядә Актаныш ветеринария хезмәткәрләре дә катнашкан иде. Күпме хезмәт белән булдырылган байлыкны әнә шулай юк итү беркемгә дә күңелле түгел.

Фиргать Әскать улы тагын шуны искәртте- кошларның биологик матдәләренә пцр- тест уздыргач кына соңгы диагноз куела. Кайбер билгеләре билгеле авыруныкына ошаса да кошаларда кош гриппы булмаска мөмкин. Соңгы нәтиҗәне республика ветеринария лабораториясе белгечләре генә әйтә.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев