Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Әнәк кошчылык фабрикасы төзелә

"Механикалаштыру, төзелеш һәм төзекләндерү тресты" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятен без "ТМСиБ" дип атап йөртергә күнеккәнбез. Аның Актаныштагы төзү-төзекләндерү эшләре белән күпләребез хәбәрдар. Быел да трест җирлегебездә колачлы эшләр башкарырга алынды. Җәмгыятьнең генераль директоры А.В.Высоцкийның Актанышка килгән чагын туры китереп, аның белән әңгәмә кордык. -Александр Валентинович, оешмагыз зурмы, кайда нинди объектлар төзү...

"Механикалаштыру, төзелеш һәм төзекләндерү тресты" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятен без "ТМСиБ" дип атап йөртергә күнеккәнбез. Аның Актаныштагы төзү-төзекләндерү эшләре белән күпләребез хәбәрдар. Быел да трест җирлегебездә колачлы эшләр башкарырга алынды. Җәмгыятьнең генераль директоры А.В.Высоцкийның Актанышка килгән чагын туры китереп, аның белән әңгәмә кордык.
-Александр Валентинович, оешмагыз зурмы, кайда нинди объектлар төзү белән мәшгульсез?
- Трестның төп базасы Чаллыда урнашкан. Күләмле төзелеш эшләре Казанда һәм республиканың шәһәр һәм районнарында башкарыла. Коллектив зур, барлыгы 700дән артык кеше исәпләнә. Җәйге вакытларда 900гә җитә.
Башкалабыз Казанда 2013 елда узачак Универсиаданың корылмаларын төзүдә катнашабыз. Хәзерге вакытта 45 мең тамашачыга исәпләнгән футбол стадионын сафка бастырабыз. Кукмара, Питрәч, Яңа Чишмә, Нурлат, Аксубай районнарыннан 150 кеше вахта белән йөреп эшли анда. Уртача айлык хезмәт хаклары 25-30 мең сум тәшкил итә. Шулай ук бүген Питрәч районында кошчылык фабрикасында төзелеш алып барабыз. Анда яңа объект төзелеше дә перспективага алынды. Бер бүлекчә Түбән Каманың "Нефтехим" предприятиесе объектларында төзелешләр алып бара. Түбән Камада безне алда тагын да зуррак перспективалар көтә. 2013 ел башында биредә этилен заводы төзелә башлаячак. Аны сафка бастыру өчен генә дә күп эшче көчләр кирәк булачак. Якынча исәпләүләр буенча нәкъ шушы төзелешләрдә 8-10меңләп кешене яңа эш урыннары көтә дигән сүз. Ул гигант завод 2017 елны файдалануга тапшырылырга тиеш.
Тукай районында да колачлы эшләребезнең туктап торганы юк. Әле күптән түгел зур гына бер комплексны файдалануга тапшырдык. Хәзерге вакытта бу җирлектә инкубатор төзелешен тәмамлап киләбез. Орлык җитештерү заводы төзелешендә эш кайный. Быел исә катнаш азык заводы төзүгә әзерләнә башладык.

Реклама

Тулы мәгълумат газетаның җомга, 17 февраль, 2012 13 (9658) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев