Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Авыл хуҗалыгы сулышы

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын үстерүгә грант бирү өчен сайлап алу турында игълан итә

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2021 елның 14 июлендәге 572 номерлы карары белән расланган «Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын үстерүгә Татарстан Республикасы бюджетыннан грант бирү тәртибе» нигезендә, грант алучының проектын гамәлгә ашыру һәм яңа хезмәткәрләрне даими эшкә урнаштыру максатларында, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына матди-техник базаларын үстерүгә грант бирү өчен гаризалар кабул итү турында игълан итә.

Грант мөмкинлекләреннән файдаланучылар арасында Актаныш районының Татар Суыксуы авылында эшләүче “Агыйдел” авыл хуҗалыгы кооперативы да бар.

10 миллион грант – яңа эш башлауга зур ярдәм

2023 елның июнендә оештырылган кооперативны Эльвира Исрафилова җитәкли. Ул авыл хуҗалыгы кооперативлары өчен дәүләт ярдәме программалары турында белеп алып, “Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенция үзәге”нә документлар тапшыра. Бизнес-план уңышлы яклангач, кооперативка 10 миллион сум грант бүлеп бирелә.

Акчалар нәрсәгә тотылган?

  • 4 миллион сумга “Газель” автомобиле сатып алына;

  • калган суммага ярымфабрикатлар, казылык ясау һәм ыслау өчен кирәкле җиһазлар алып куела.

13 яңа эш урыны булдырылган

Кооператив җитәкчесе Эльвира Исрафилова сүзләренчә, грант ярдәмендә авылда 13 кешегә даими эш урыны тудырылган:

“Бу безгә яңа эш башлау өчен зур ярдәм булды. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының ярдәме белән 13 авылдашыбызга эш урыннары булдырдык.”

Продукция шәһәрләргә дә чыга

Кооператив җитештергән ризыклар бүген Татар Суыксуы авылында гына түгел, ә Чаллы, Казан кебек зур шәһәрләрдә дә зур сорау белән сатыла.

Ат ите һәм каз ите дә кулланыла

Кооперативта атлар да асрыйлар. Ат итеннән казылык, тутырма әзерлиләр. Шулай ук үзләре үстергән казлардан тозланган, ысланган һәм какланган каз түшкәләрен дә сатып алучыларга тәкъдим итәләр.

Мондый ярдәм чараларын гамәлгә ашыру "Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү" илкүләм проекты кысаларында куелган бурычларны хәл итүгә дәүләтнең системалы мөнәсәбәтен күрсәтә. Мондый программаларда актив катнашу үзебезнең продукциянең конкурентлыкка сәләтен арттыруга һәм Татарстан Республикасының аграр секторын тотрыклы үстерүгә ярдәм итә.

Документлар 2026 елның 9 июлендә 00:00 сәгатьтән башлап 2026 елның 7 августында 23:59 сәгатькә (МСК) кадәр кабул ителә.

Гаризалар кабул итү урыны: https://promote.budget.gov.ru/

Сайлап алу шифры: 26-709-65440-1-0142

Барлык кызыксындырган сораулар белән авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү бүлегенең әйдәүче белгече Нәҗмиева Алинә Марат кызына мөрәҗәгать итәргә:

Электрон адрес: Nazmieva.AlinaM@tatar.ги 

Элемтә өчен телефон: +7 (843) 221-76-88 (8844)

Гаризаларны сайлап алу буенча мәгълүмат, грантлар бирү тәртибе, сайлап алуда катнашу өчен документлар рәвешләре Министрлыкның рәсми сайтында түбәндәге сылтама буенча урнаштырылган: https://agro.tatarstan.ru/granti-na-razvitie-materialno-tehnicheskoy-bazi-6877209.htm 

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев