Татарстанда урып- җыю тәмамланып килә
Татарстанда урып – җыю төгәлләнеп килә-тагын 77 мең га мәйданда җыясы кала, шулардан 59 мең га көнбагыш.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Рәисе матбугат хезмәте. Киңәшмәне Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Авыл хуҗалыгы министрлыгы белешмәсе буенча, бүгенге көнгә 475 мең тонна май орлыгы суктырылган, уртача уңдырышлылык- 20 ц. Моннан тыш, ашлык кукурузын җыю дәвам итә: 18,4 мең га җыясы кала. Бу культура күләме 262 мең тоннага җиткән, уңдырышлылык-69 ц. Шикәр чөгендерен җыю тулысынча төгәлләнде. 2,6 млн тонна шикәр чөгендере алынган, уңдырышлылык-486 ц.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев