Татлы муллык вакыты: умартачылар бал аерта
Умартачылар өчен иң кызу һәм җаваплы чорларның берсе – урак өсте, ягъни бал аерту вакыты башланды. Җәй буе тырышып эшләгән бал кортларының хезмәт җимеше хәзер татлы бал булып савытларга агыла. Бүген инде күпләр чәчәк һәм хуш исле юкә балын авыз итеп карарга да өлгерде. Алда исә карабодай һәм көнбагыш баллары өлгерәчәк.
Бал – табигатьнең гаҗәеп байлыгы. Аның составында 300гә якын файдалы матдә барлыгы билгеле. Аеруча кыйммәтлесе – тере ферментлар. Шуңа күрә белгечләр балны тимер кашык белән түгел, ә агач яки пластик кашык белән ашарга киңәш итә. Металл белән контактка кергәндә, бу файдалы ферментларның үзлекләре кими.
Кызыклы фактлар да бихисап. Мәсәлән, кыш буе бер умарта гаиләсе уртача 30–35 килограмм бал куллана. Чын табигый бал хәтта космонавтлар рационына да кертелгән – ул энергия чыганагы буларак бәяләнә.
Бал кортларының хезмәте исә аеруча сокландыргыч. Бүксәсенә нектар тутырган бал корты, әйтергә кирәк, чага алмый – ул тулысынча эш белән мәшгуль. Бер килограмм бал җыю өчен алар йөз мең баш тузганактан, яки 1,5–2 миллион акация чәчәгеннән, 4–5 миллион эспарцеттан, хәтта 6–7 миллион кызыл тукранбаш чәчәгеннән нектар ташый.
Бер кашык (30 грамм) бал өчен кортлар умартага якынча 60 грамм нектар алып кайта. Шул ук вакытта бер кортка уртача 30 миллиграмм гына туры килә. Бал корты нибары 40 көн яши, әмма шул кыска гомерендә ул кимендә меңгә якын чәчәккә куна һәм бер чәй кашыгыннан да азрак бал ясый. Әмма бу – аның бөтен гомере буена башкарган хезмәтенең нәтиҗәсе.
Шуңа күрә табигый балның һәр тамчысы – табигать могҗизасы һәм меңләгән бал кортларының тырыш хезмәте җимеше.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев