Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы сулышы

Тәрбиянең төп нигезе–дин белән эшмәкәрлек

Актанышны без саф татар районы, татар авылы дип еш күкрәк кагарга, горурланырга яратабыз. Татарстаннан еракта, нәкъ Рәсәй уртасында урнашкан Урта Әләзән авылына сәяхәт кылгач, "без татармы икән?" дигән шик туды. Актанышны хурлап әйтүем түгел, бары тик әләзәнлеләр янында безнең татарлык, кызганыч, читтә кала. Эчүчелекнең бүгенге көндә никадәр аяныч хәл икәнен...

Актанышны без саф татар районы, татар авылы дип еш күкрәк кагарга, горурланырга яратабыз. Татарстаннан еракта, нәкъ Рәсәй уртасында урнашкан Урта Әләзән авылына сәяхәт кылгач, "без татармы икән?" дигән шик туды. Актанышны хурлап әйтүем түгел, бары тик әләзәнлеләр янында безнең татарлык, кызганыч, читтә кала.
Эчүчелекнең бүгенге көндә никадәр аяныч хәл икәнен сөйләп торасы юк. Кешелекне кай тарафка илткәнен дә сөйли башласаң, озак фәлсәфә кылырга була. Аның белән көрәш тә, мәсәлән, район мисалын гына алсак та әллә ни сөенечле нәтиҗәләр бирми, халыкны азындыра гына. Кибетләрдә сатуны тыю кара базарга, авыллардагы "Хәдичәттәй"ләргә юл ача. Эчүчелек белән көрәшкәндә, хәмер төтенендә яшәүне инде күптәннән "тормыш маягы" итеп сайлаган эчкечеләрне берәм-берәм айныту түгел, ә аларга алмашка килгән яшь буынны азынудан туктату урынлыдыр. Дөрес, спиртлы эчемлекләр җитештерү, сату бюджетның саллы өлешен тәшкил итә, әмма үзебез утырган ботакны кисү белән бер бу...


Ерак Урта Әләзән авылында хәлләр киресенчә. Аларның яшәеше белән танышу максатыннан шушы көннәрдә район башлыгы урынбасары Илшат Вахитов җитәкчелегендә район җирлегенең авыл башлыклары "Нинди булырга тиеш ул- татар авылы?" дигән сорауга җавап эзләп, Урта Әләзән авылына сәфәр кылдылар. Билгеле, әлеге сорауга җавап бирер өчен авыл буенча кыскача гына күзәтү ясарга кирәктер.
Тулы мәгълумат газетаның җомга, 6 апрель, 2012 27 (9672) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев