Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Авыллар-байлыгыбыз

Актаныш туристларын «Бабайда кунакта» паркы белән танышырга чакырабыз

Бусагада укучыларның җәйге каникуллары, эштәгеләрнең исә отпускалары якынлаша. Актаныш районына кайткан кунакларны, туристларны иң элек районыбыз чигендә урнашкан Әнәк авылындагы «Бабайда кунакта» паркына чакырабыз. Биредә өлкәннәргә дә, балаларга да ял итәргә буш вакытларын күңелле үткәрергә мөмкинлекләр тудырылган.

"Бабайда кунакта" паркы Әнәк авылы читендә урнашкан, Әнәк-Татарстанның беренче Президенты, якташыбыз Минтимер Шәймиевнең туган җире.

Җәмәгать киңлегенең функциональ мәйданчыклары Шәймиевнең балачагы узган  татар авылының көнкүрешен чагылдыра.

Паркта йөрү маршруты республиканың беренче Президенты, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиевнең бронза бюсты куелган мемориаль сквердан башлана. 

Бюст Минтимер Шәймиевнең туган авылында Шәрип Шәймиев йорт-музее белән янәшә куелган. Корылманың биеклеге — 3,8 метр, шуның 1,3 метры — бюст, 2,5 метры — постамент. Бюстны Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге ясаган. Скульптор — Н.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесында укыган Фәнил Вәлиуллин. 

Паркта Актаныш районында үсә торган агачлар һәм авыл хуҗалыгы культуралары утыртылган. Скверның үзәк өлешендә Татарстан картасы рәвешендә мемориал урнашкан, анда Әнәк авылы билгеләнгән.

Паркның керү зонасында күзәтү мәйданчыгы бар, аннан төзекләндерелгән буалар каскадын карарга мөмкин. Паркта музыкаль кичәләр үткәрү өчен сәхнә һәм амфитеатр белән җиһазландырылган фестиваль мәйданчыгы бар.

Балалар уен мәйданчыгында төрле яшьтәге балалар ял итә ала. Мәйданчыкның уен маршруты җиңелрәк маршруттан катлаулыга күчә бара. Мондый зоналарга аеру мәйданчыкны куркынычсыз итә.

Буаның текә ярыннан искиткеч күренеш ачыла, ә шулай ук мәйданчыкта дуслар белән очрашу өчен уңайлы урыннар, ял итәргә эскәмияләре бар. Яр буйлап чәчәкләр утыртылган бакча җәелеп китә.

Минтимер Шәймиев тавышы белән аның тормыш юлы турында сөйләүче тавыш-мәгълүмат стендлары паркны үзенчәлекле итә.

Проект авторлары-  Вәлиуллин Алмаз, Вәлиуллина Айсылу, Мокрушин Дмитрий, Шафикова Әлфия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев