Күҗәкәлеләр Сабантуй бүләге җыю көнен көтеп алды
Сабантуй якынлашкан саен татар халкының күңеле җилкенеп тора. Елга бер көтеп алынган бу милли бәйрәмебез бүләк җыю йоласы белән башлана. Быел 1 июнь көнне без - мәдәният хезмәткәрләре: Эльмира Ибраһимова, Нурания Гарипова, китапханәче Ләйсән Акмалова, техник хезмәткәр Рузалия Хаҗиева, җирлек башлыгы Илдар Мусин һәм авылыбызның иң сылу кызлары Эльвира Агултдинова, Камилә Хаҗиева, Илзирә Ибраһимовалар белән бергәләп бүләк җыюда катнаштык.
Безгә балалар да кушылды. Иң элек үзебезнең "Күҗәкәләр" группасын белдерү куйган идек. Һәм барлык авылдашларыбыз бүләкләрен әзерләп капка төбе саен көтеп торалар иде. Милли көйләрне яңгыратып, авылдашларыбыз белән бергә җырлап-биеп бу йоланы үтәп чыктык. Бүләкләре, яхшы кәефләре өчен авылдашларыбызга рәхмәт белдерәбез.
Ләйсән Акмалова, Күҗәкә авылы китапханәчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев