Актаныш

Актаныш районы

16+
Бакчачыга

Декабрь аенда да бакчаны карыйк

«Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУ белгечләре кыш көне бакчада эшләү буенча үз киңәшләрен бирде.

Җылы тирестә кышларга яратучы бөҗәк-корткычлардан сакларга.

Бакчада тирес белән тутырылган кечкенә, әмма шактый тирән чокыр рәвешендә тозаклар ясарга кирәк. Аннары тотрыклы салкыннар урнашканын көтеп, тиресне, аңа җыелган бөҗәкләр белән бергә, участок буенча юка катлам итеп таратыгыз, шул рәвешле алар өшеп үләчәк.

Кар яуганчы бакча җиләген чыршы, өрәңге, юкә, усак, карлыган ботаклары белән каплагыз. Кимерүчеләр бу үсемлекләрнең исен яратмый. Шулай ук агулы җимлекләр куярга онытмагыз.

Кура җиләге куакларының сабакларын терәкләр арасына тарттырылган чыбыкка бәйләгез, үсемлекләрнең төбенә мүлчә җәегез.

Әгәр ноябрьдә агачларны санитар кисүне башкарып өлгермәсәгез, бу эшне декабрьнең беренче ункөнлегендә, салкыннар 10 градустан артмаган вакытта дәвам итәргә була. Хәзер, агачларның ботаклары яфрактан арынып беткәч, бөҗәк-корткычлар, аларның оялары, кипкән җимешләр – инфекция чыганаклары бик яхшы күренә. Аларны бакча кайчысы (секатор) яки пычкы белән кисеп алыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев