Актаныш

Актаныш районы

16+
Батырлар даны мәңгелек

Авылдашыбыз

Күҗәкә авылы горурлыгы


Таңсылу ХӘЙБИЕВА
Украинада махсус хәрби операция башлану белән курку белмәс ир-егетләребез илебез сагына басты.
Татарстанның Актаныш районы Күҗәкә авылыннан махсус хәрби операциядә катнашучы Илдар Хәертдинов – әнә шундыйлардан. Хәрби хәрәкәттә – алгы сызыкта күрсәткән кыюлыгы, батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен батыр солдат, якташыбыз Илдар Хәертдинов Жуков медале белән бүләкләнде. Аның каһарманлыгы, батырлыгы, Ватанга ихтирамы нәкъ әнә шунда күренә.
Бөек полководец Георгий Жуков хөрмәтенә булдырылган мондый олы дәүләт бүләге Россия Кораллы көчләре хәрби хезмәткәрләренә дәүләтнең оборона сәләтен ныгытуга керткән шәхси өлеш һәм батырлык күрсәткән өчен тапшырыла.
Тормыш юлы да гап-гади, гадәти аның. Илдар Рәскать улы 1996 елның 9 апрелендә Күҗәкә авылында туа. 2003-2012 елда Күҗәкә урта мәктәбендә укый. 2012 елда тугыз сыйныфны тәмамлаган егет Яр Чаллы шәһәрендә Кама автомеханика техникумына компьютер системасында махсус программалаштыру белгечлегенә укырга керә, аны тәмамлауга армия сафына алына.
Армиядә понтон-күчмә эшләр белән шөгыльләнүче хәрби частьта өлкән понтончы булып хезмәт итә. Армия өчен гаять мөһим хәрби белгечлек була бу, чөнки понтончылар гаскәрләрнең һәм техниканың елгалар, күлләр аша күчереп хәрәкәтләнүен тәэмин итү өчен күчмә күперләр төзиләр. Хезмәттәшләре һәм командиры аны актив, җаваплы, дисциплиналы, хезмәт сөючән, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торучы хәрби буларак билгелиләр.

 

МОБИЛИЗАЦИЯЛӘНӘ

 

Армиядән кайткач, Илдар абый Чаллыда, КамАЗ заводларының берсендә эшли башлый. 2022 елның сентябрендә, мобилизацияләнеп, махсус хәрби операциягә җибәрелә. Авылдаш егетебез, һич икеләнмичә, бөтен көчен, күңелен үзенең хәрби бурычын үтәүгә, туган илебезне саклауга бирә. Илдар Хәертдинов махсус хәрби операция зонасында башта мотоукчы полкта наводчик булып хезмәт итә, соңыннан аны радиоэлектрон көрәш бригадасына машина йөртүче-электрчы вазифасына күчерәләр. Намус кушканча хәрби бурычын үтәгән, зур тырышлык һәм фидакарьлек күрсәткән, үзенә ышанып тапшырылган техниканы һәрвакыт хәрби әзерлектә тотканы өчен хәрби часть командирының Мактау кәгазенә дә лаек була әле ул.
Илдар абый Хәертдинов 2023 елның маенда Донецск тирәсендә каты яралана. Ни кызганыч, алган яралары җитди була аның: ярчык үпкәсен, уң аягын җәрәхәтли. Ул яралардан сызлануларны кичерү җиңел булмагандыр Илдар абыйга. Аны Ростов-на-Дону, Казан шәһәрендәге госпитальләргә озаталар, соңыннан Казан хастаханәсендә дә дәвалана.
Хәзер инде барысы да артта калган. Илдар абый янәдән сафта, махсус хәрби операция зонасында – Луганск якларында хәрби бурычын үтәвен дәвам итә: БПЛА һәм FPV-дроннар белән идарә итү өлкәсендә хезмәт куя.

 

ЯКЫН ДУСТЫ ДА БАР

 

Алгы сызыктагыларга куркыныч астында яшәүдән тыш, көнкүреш кыенлыклары да еш очрый. Илдар абый мондый шартларда да сынатмый: әлеге сынауларны җиңәргә махсус хәрби операция зонасында тапкан дүрт аяклы дусты – өч төстәге песи дә ярдәм итә. Хәер, Илдар абый өчен ул дус кына түгел, ә чын талисман да. Песи гел аның янында бөтерелеп йөри, аның янында йоклый, уйный икән. Ул кимерүчеләргә каршы көрәштә беренче ярдәмче дә әле, кыскасы, үзенә куркыныч янап торса да, хуҗасына тугрылык белән хезмәт итә. Бу күренеш иң авыр шартларда да кеше тормышында игелек һәм кайгыртучанлыкка һәрвакыт урын булуын тагын бер кат исбатлый.

 

ӘТИ-ӘНИ ҮРНӘГЕ

 

Илдар абыйның әти-әнисе Рәскать абый һәм Рәмилә апа улларында хезмәткә, өлкәннәргә, туган иленә хөрмәт тәрбияләп, аны чын ир-егет итеп үстергәннәр. Алар үзләре дә тормышның төрле тармакларында гаять нәтиҗәле һәм мактаулы хезмәт куйган кешеләр.
Рәмилә апа – ана йөрәгенең, сабырлык һәм мәрхәмәтлелекнең нинди зур көчкә ия булуын күрсәтүче ачык мисал. Ул, гомерен медицина белән бәйләп, озак еллар Күҗәкә авылында фельдшер булып эшләде. Үзенең шифалы куллары белән бик күпләрне савыктырган, бик күп авыруларны булдырмый калган тәҗрибәле белгеч булган. Әле бүген дә, пенсиядә булуына да карамастан, кирәк вакытта авылдашларына ярдәм кулын сузарга һәрвакыт әзер ул.
Илдар абыйның әтисе Рәскать ага да озак еллар авыл хуҗалыгы тармагында икътисадчы булып хезмәт иткән. Ул да пенсиядә, әмма эшсез торырга өйрәнмәгән шул авыл кешесе, вакытын бушка уздырмыйча, бүген “Әнәк” агрофирмасында терлек азыгы әзерләү өлкәсендә хезмәт куя.
Рәмилә апа белән алар өч бала тәрбияләп үстергәннәр, оныклары да бар.
Илдар абыйның апалары да, әти-әниләренең йөзенә кызыллык китермичә, гаиләләре белән дус-тату яшәп, җәмгыятькә файдалы эшләр башкаралар. Рәскать абый һәм Рәмилә апага чын батырлык үрнәгенә әверелгән уллары өчен чын күңелдән рәхмәтлебез.
Ватанны саклау гомер-гомергә һәр ир-егетнең изге бурычы, зур горурлык булган. Кулына корал тотып көрәшкән ата-бабайлар даны буыннан-буынга күчә, ә Россия хәрбиләренең бүгенге буыны эстафетаны дәвам итә. Илдар абый да, нәкъ шул буын вәкиле буларак, алгы сафларда бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев