Батырлар даны мәңгелек!
Бүген Яңа Әлем авылында махсус хәрби операциядә һаләк булган райондашыбыз Мулломов Илдар Мирзанур улы белән хушлаштылар.
Матәм мәрәсимендә район башлыгы Ленар Зарипов, мәрхүмнең якыннары, туганнары, сугышчан дуслары катнашты.
Илдар Мулломов 1981 елның 21 декабрендә Яңа Әлем авылында туган. Төп белемне Яңа Әлем урта мәктәбендә ала. 1997 елда СПТУ-80 гә укырга керә, тракторчы-машинист белгечлеген үзләштерә. 2000-2002 елларда армия сафларында хезмәт итә.
2022 елда өлешчә мобилизация кысаларында махсус хәрби операциягә чакырыла. 3 елга якын пулеметчы булып хезмәт итә ул. 2025 елның 18 мартында хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак була.
Илдарның якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз, сабырлык телибез. Мәрхүмнең урыны җәннәттә булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев