Батырлар даны мәңгелек!
Югары Яхшый авылында махсус хәрби операциядә һаләк булган ватандашыбыз Сәүбәнов Илшат Ринат улын соңгы юлга озаттылар.
Матәм мәрәсимендә Актаныш муниципаль район башлыгы урынбасары Илшат Габдулхаев, Яр Чаллы шәһәре Автозавод районы хакимияте башлыгы Айрат Хөснуллин, мәрхүмнең туганнары, дуслары, авылдашлары катнашты.
Илшат Сәүбәнов 1988 елның 13 апрелендә Яр Чаллы шәһәрендә туган. Шунда белем алган, хезмәт куйган. 2024 елның гыйнварында хәрби контракт нигезендә хезмәткә чакырыла. Агымдагы елның 25 июнендә хәрби бурычларын үтәгәндә һаләк була.
Мәрхүмнең якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз, зур югалтуны кичерергә сабырлык телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев