Актаныш

Актаныш районы

16+
Батырлар даны мәңгелек

Хәрби буласы килү – балачак хыялы

Актаныш егете Риваз Рәхмәтуллин кечкенәдән үк хәрби тормышка кызыга.


Рузилә ХӘСӘНОВА

Әмма үскәч ул тормышның үзәгендә кайнармын дип, башына да китерми. Зәйтүнә һәм Равил Рәхмәтуллиннарның уллары ул. Башка малайлар кебек ул да балачагында машиналар, мылтыклар белән уйнап үсә. Өлкәнрәк сыйныфларга җиткәндә, аның бу теләге ныгый гына бара. Һәр ир-егетнең бурычы – илен саклау, дип уйлый ул.
Актанышның 2 нче урта мәктәбендә белем ала. Аннан укуын Актанышның һөнәр училищесында дәвам итә. Шофер-пешекче һөнәрен үзләштерә. Кулына диплом алгач, 2008 елда армия сафларына китә. Мәскәү астындагы Одинцово шәһәрендә ракета гаскәрендә хезмәт итә. Ил алдындагы бурычын намус белән үтәп
кайткач, бераз Себердә эшли дә, 2013 елда өч елга контракт төзеп,
Севастопольгә диңгез пехотасына хәрби хезмәткә китә. Анда бераз булгач, аны Краснодар өлкәсе Темрюк шәһәренә күчерәләр. 2014 елда Крымга җибәрәләр. Шунда вакытта ул егерме тапкыр парашюттан сикерә. Аңа “Парашютчы отличник” дигән күкрәк билгесе дә бирәләр. 2015 елда Ривазны Сириягә җибәрәләр.
– Сириягә беренче булып кердек. Анда аэропортны әзерләдек, – дип искә алды Риваз. Ул өлкән укчы булып хезмәт итә. Аңа корабльләрне дә озатырга туры килә.
2016 елда Риваз контрактын тагын өч елга озынайта. Таулы Карабахта хезмәт итә. 2019 елда килешү вакыты чыккач, аны тагын өч елга озынайта. Самара өлкәсе Рощински поселогына китә.
Украинада махсус хәрби операция башлангач, аларны беренче көнендә үк шунда кертәләр.
– Киевка барып җитә язган идек. Кире бордылар. Чыгып Луганск ягыннан кердек.
– Ул вакытта шартлар нинди иде?
– Бернинди шарт юк иде. Ул вакытта әле гуманитар ярдәм дә килми иде. Ашауга килгәндә, нәрсә табасың, шуны ашыйсың инде. Бераздан анысы әкренләп көйләнә башлады.
– Штурмнарга кердегезме?
– Әйе, башыннан ук штурм бригадасында идем. 2023 елның 30 мартында Сватова авылы тирәсендә, урман полосасын алырга штурмга кергәндә, мина шартлап, минем аякка мина кыйпылчыклары тиде.
– Иң беренче уегыз нинди булды?
– Уйларга вакыт булмады. Контракт белән хезмәт иткәндә дә сирәк-мирәк андый бәрелешләр була иде. Шуңа ул кадәр каушап калмадым инде. Карадым, аякның ике бармагы, аяк киеме юк. Ныклап карагач, ярты табанның да юк икәнен күрдем. Иптәшләр тиз генә беренче ярдәм күрсәттеләр дә, аннан шуышып чыктык.
Әлеге хәлдән соң Риваз Рәхмәтуллин “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә.
– Сезне кайсы госпитальгә алып киттеләр?
– Сватовада операция ясадылар да, аннан Петербургка алып киттеләр. Анда биш операция ясадылар. Бераз хәлләнгәч, Алтай өлкәсенә реабилитация үтәргә җибәрделәр. Частька кайткач, ял бирделәр. Кайткач Чаллыга барып, аяктагы тимерне салдырттырдым. 2024 елның август аенда комиссовать иттеләр. 3 төркем инвалидлык бирделәр.
– Анда вакытта югалтулар күп булдымы?
– Безнең штатный ротадан кеше калмады диярлек.
– Тыныч тормышка ияләшү авыр түгелме?
– Документлар артыннан озак йөрелде. Шуның белән вакыт үткәне сизелмәде дә. Хәзер реабилитациягә дә, санаторийга да барырга иде, язылып кайттым инде. Аннан ничек тә берәр җиргә каравылчы булып булса да, эшкә урнашырга иде. 2024 елның декабрь аенда Башкириядә охранниклыкка укып та кайттым. 6 нчы разрядлы охранник дигән таныклыгым бар.
– Теләкләрегезне дә ишетәсе килә.
– Бу махсус хәрби операция тизрәк тәмамлансын иде.
Риваз хәзерге көндә мәктәпләрдә укучылар, техникумда студентлар белән очрашып, аларга патриотик тәрбия бирүдә үз өлешен кертә.

Әлеге темага Рүзәл Мингазов шигырен тәкъдим итәбез.

Онытмаслар микән?

Солдат егет - бит мин, җитте вакыт,
Китә поезд унбиш минуттан...
Йөрәгемне өзгән бу мәлләрне,
Исән чакта мәңге онытмам...

 

Үзем киттем, миннән калды бары,
Тузан күмми калган эзләрем...
Туган җирнең шушы җылылыгын,
Бөтен җирдән гүя әзләрем...

 

Сыгылмыйча мине көтәр микән?
Ык буенда бөдрә талларым...
Юнәлешен таба алыр микән?
Мин агызган зифа салларым...

 

Бәхет теләп күктә оча микән?
Мин очырткан күңел кошларым..
Бер икмәкне бишкә бүлеп үскән,
Сагнырлармы икән - дусларым...

 

Тормыш юлын ничек уза икән?
Хәрвакытта янәш булганнар...
Кара җиргә ятып елый микән?
Өзгәләнә микән туганнар?

 

Улы өчен горурлана микән?
Яшәү көчем - әткәм бәгырем...
Офыклардан күзләрен дә алмый,
Көтә микән Әнкәм кадерлем...

 

Таң атканда "бисмилласы"н әйтеп,
Көтә микән туган авылым...
Сагынуыма чыдар әмәлем юк,
Үз итәлмим хаман - яу кырын...

 

Үтәр вакыт, эзләр югалырлар...
Хәтерләрсез микән дусларым...
Шушы җирнең арткы почмагында,
Онытмассызмы икән - мин барын...

 

Онытмагыз!!! Газиз халкым өчен,
Горур тамар минем каным да...
Минем исем - җирдә онтылмаса,
Тыныч булыр минем - җаным да...

 

Онытмаслар - туган ягымда...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев