19 ноябрь көнне Иске Сәфәр авылы мәдәният йортында хәйрия концерты узачак. Чара «Без бергә» хәйрия фонды тарафыннан оештырыла.
Концерт махсус хәрби операциядә катнашучы якташларга ярдәм күрсәтү максатыннан үткәрелә. Чара кысаларында җыелган акчалар фондның ярдәм программаларына юнәлтеләчәк.
Кичәдә район артистлары һәм үзешчәннәр катнашачак.
Нет комментариев