Екатеринбургда татар биюләре башкаручыларның Х юбилей Бөтенроссия конкурсының «Шома бас» гала-концерты узды. Свердловск өлкәсе дәүләт халык иҗаты сараеның Зур залы сәхнәсендә конкурс җиңүчеләре үз осталыкларын күрсәтте.
Әлеге конкурста Актаныш муниципаль районы мәдәният йортының Айнур Инсан улы Хөсәенов җитәкчелегендәге «Ядкарь» халык бию коллективы югары нәтиҗәгә иреште — ул II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.
«Ядкарь» коллективының бу уңышы — осталыкның, оешкан эшчәнлекнең һәм җитәкченең хезмәт сөючәнлегенә лаеклы бәя. Коллектив татар бию сәнгатен лаеклы дәрәҗәдә тәкъдим итеп, район данын республикадан читтә дә таныта.
Бәйгедә Татарстаннан башка коллективлар да катнашты: Балтач муниципаль районы мәдәният үзәгенең «Дар» хореография коллективы — I дәрәҗә лауреат, Кукмара муниципаль районының «Идел» үрнәк бию ансамбле — III дәрәҗә лауреат булып танылды.
«Ядкарь» коллективын зур җиңүләре белән котлыйбыз! Алга таба да иҗади уңышлар, яңа казанышлар телибез.
Нет комментариев