Кичә Казан шәһәрендә 16 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар командалары арасында өстәл теннисы буенча Татарстан беренчелеге узды.
Әлеге ярышта «Батыр» спорт сарае теннисчысы Данил Солтанов Идел буе олимпия спорт резервы командасы составында чыгыш ясап, Татарстан чемпионы исемен яулады.
Данилның беренче тренеры – Булат Солтанов.
Яшь спортчыны һәм аның тренерын әлеге зур уңышлары белән котлыйбыз! Алга таба да яңа җиңүләр һәм спортта зур казанышлар телибез.
Нет комментариев