Фәнне тәҗрибә аша үзләштерәләр
Мәгариф яңалыклары

Фәнне тәҗрибә аша үзләштерәләр

Актанышның икенче мәктәбендә педагогик идеяләр фестивале кысаларында химия һәм физика дәресләрендә практик эшләрнең әһәмиятенә аерым игътибар бирелде. Укытучылар укучыларга теоретик белемнәрне тәҗрибәләр ярдәмендә ныгыту мөмкинлеге тудыра.

Заманча җиһазлар – нәтиҗәле белем бирү өчен

Химия укытучысы Миләүшә Исламова әлеге мәктәптә инде 25 ел белем бирә. Соңгы елларда илдә төгәл фәннәргә игътибар арту, төрле проектларны гамәлгә ашыру мәктәпләрнең матди-техник базасын ныгытуга да ярдәм итә. 2024 елда икенче мәктәп «Татнефть» компаниясе грантына ия була. Әлеге акчага химия һәм биология кабинетларында ремонт ясала, заманча җиһазлар урнаштырыла.

Укытучы сүзләренчә, яңартылган кабинетлар һәм кирәкле реактивлар укучылар белән практик дәресләр үткәрү мөмкинлеген киңәйткән. Моның нәтиҗәләре имтихан күрсәткечләрендә дә чагыла. 2024 елда Гайнетдинова Рүзилә химиядән БДИны 100 баллга тапшырган. 2025 елда Фәрхетдинова Чулпан 95 балл җыйган. Узган ел исә Галимов Ильяр – 99, Ганиева Камилә 97 балл күрсәткән. Бүген алар югары уку йортларында белемнәрен дәвам итә. Мәктәпнең элекке чыгарылыш укучылары арасында химия фәнен тирәнтен өйрәнеп, аспирантурада белем алучылар да бар.

Миләүшә Данифовна билгеләп үткәнчә, укучыларны химиядә теориягә караганда практик эшләр күбрәк кызыксындыра. Чөнки бу фәнне тәҗрибәләрсез тулысынча аңлау мөмкин түгел. Бу көнне дәрестә укучылар махсус датчик ярдәмендә эремәләрнең pH күрсәткечен билгеләгән, төрле матдәләрнең химик үзлекләрен өйрәнгән. Алар глицеринны оксидлаштыру һәм яндыру тәҗрибәсен дә башкарган.Миләүшә Данифовна

10 нчы сыйныф укучысы Ләйсән Габдрахманова да химия белән кызыксына. Киләчәктә ул әлеге фәннән БДИ тапшырып, табиб булырга һәм Казанда югары уку йортында белем алырга тели.

Физика – киләчәк һөнәрләргә нигез

Фестиваль кысаларында физика укытучысы Фидания Нәбиева да ачык дәрес тәкъдим итте. Ул физиканың бүгенге көндә күп кенә техник һөнәрләрне сайлаганда кирәкле төп фәннәрнең берсе булуын ассызыклый. Мәктәптә алган ныклы белем киләчәктә югары уку йортларында укуны дәвам итү өчен мөһим нигез булып тора.

Ачык дәрестә укучылар катлаулырак мәсьәләләрне тәҗрибәләргә таянып чиште. Укытучы фикеренчә, практик эшләр формулаларны һәм физик күренешләрне яхшырак аңларга, белемнәрне истә калдырырга ярдәм итә. Мондый дәресләр балаларда кызыксыну уята, алар биремнәрне теләп башкара. Мондый дәресләр

Фидания Нәбиева сүзләренә караганда, лаборатория җиһазлары һәрвакыт җитәрлек булмаса да, булган мөмкинлекләрдән файдаланып, укучылар белән практик эшләр үткәрергә тырышалар. Чөнки тәҗрибәләр мәктәп дәресләрендә генә түгел, ОГЭ һәм БДИ имтиханнарына әзерләнгәндә дә зур әһәмияткә ия.

Укытучы элекке укучыларының мәктәптә алган белемнәре өчен рәхмәт әйтеп кайтуын да билгеләп үтте. Мәсәлән, Рәшит Әсәдуллин физикадан БДИны 90 баллга тапшырып, бүген төзелеш институтында укуын дәвам итә. Быел да тугызынчы сыйныф укучылары арасында ОГЭда физика фәнен сайлаучылар шактый. Югары сыйныфларда да әлеге фәннән БДИ тапшырырга әзерләнүчеләр бар.

Педагогик идеяләр фестивале укытучыларга үз тәҗрибәләре белән уртаклашу, дәресләрнең нәтиҗәле алымнарын күрсәтү мөмкинлеге бирә. Ә укучылар өчен мондый дәресләр фәннәрне тирәнрәк аңлау, үз мөмкинлекләрен сынап карау һәм киләчәк һөнәрләренә юнәлеш билгеләү өчен мөһим.


Нет комментариев