Актаныш яңалыклары

"Актаныш таңнары" газетасы - Актаныш районы

16+
Белдерүләр

Мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәменә чакырабыз!

8 июль көнне, Мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, Актаныш районында күркәм традиция буенча иң матур һәм иң тату парларны хөрмәтләү тантанасы узачак.

Чара ял паркында, «Пар балдаклар» символы булган фонтан янында үтәчәк. Бу кичтә районыбызның 14 иң үрнәк гаиләсе хөрмәтләнәчәк. Аларның 12се — 50, 55, хәтта 60 ел бергә кулга-кул тотынып, тату һәм тигез гомер кичергән парлар.

Шулай ук ике гаиләгә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медальләре тапшырылуы көтелә.

Бу кич — чын мәхәббәтнең, тугрылыкның, гаилә җылылыгының бәйрәме. Күп еллар бергә гомер иткән парларның тормыш юлы һәркем өчен үрнәк, илһам чыганагы булып тора.

Барыгызны да 18:00 сәгатьтә булачак әлеге матур, җылы һәм истәлекле чарага чакырабыз! Килегез, бергәләп мәхәббәтне данлыйк, гаилә кыйммәтләрен олылыйк!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев