Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#БЕЗ- БЕРГӘ!

Әтәс авылыннан гуманитар ярдәм китерүчеләр: Теләгебез бер- махсус хәрби операция тизрәк тәмамлансын иде!

«Яшьлек» яшьләр үзәге бүген волонтерларның штабына әверелде. Махсус хәрби операциядәге егетләребезгә ярдәм итәргә теләүче райондашларыбыз биредән өзелеп тормый.

Бүген Әтәс авыл җирлегеннән бер төркем хатын-кызлар авыл халкыннан җыелган күчтәнәчләр, кием-салым, медикаментлар, башка көндәлек көнкүреш кирәк-яраларын алып килделәр.

Әтәслеләр махсус хәрби операциядә үзләренең авылдашларын югалтырга өлгерде инде, шуңа күрә бу сугышның бик күпләр өчен тирән йөрәк ярасы икәнен алар бик яхшы аңлый. Актаныш районыннан "Батырлык өчен" орденына лаек булучы өч егетнең берсе Илсур Хәкимов та шушы авылныкы. 

- Махсус хәрби операциядәге сугышчыларга бар авыл халкы ярдәм китерә. Акчалата ярдәм итүчеләр дә бар. Теләгебез бер- махсус хәрби операция тизрәк тәмамлансын иде, -ди авыл китапханәчесе Мәүҗидә Гарипова.

Авыл апалары Әтәс мәдәният йортына җыелып 90 йомыркага токмач кисү оештырганнар. Куна такталары, уклау, йомырка, оннарын, токмач басарга савытларын үзләре алып килгәннәр. Мондый күмәк чараларга кеше арасында кайгысы онытылсын дип  махсус хәрби операциядә улы Тәбрикне югалткан Гөлзәйнә Галиеваны да гел чакыралар. Бәйрәмнәрдә Гөлзәйнә апаны һәрвакыт хөрмәтлиләр, аңа булышып торалар. Әле ананың тагын бер улы Сирин исемлесе дә контракт төзеп махсус хәрби операциядә неонацизм тарафдарлары белән көрәшә. Менә шундый батыр уллар үстергән аналар хөрмәтенә авыл клубында "Йәгез, бер дога" исемле кичә үткәргәннәр. Районыбызның "Әнәк" хуҗалыгы әлеге чараның төп спосоры булган, әниләрне күчтәнәч пакетлары әзерләп сөендергәннәр. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев