Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
#БЕЗ- БЕРГӘ!

Махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм йөзеннән оештырылган «Без бергә!» хәйрия концертыннан 42 600 сум акча җыелды

Актанышның «Без бергә!» концерт төркеме 2024 елга чыккач беренче чыгышын район мәдәният сараенда тәкъдим итте. Волонтер-артистларыбызның 2023 нче елда старт алган хәйрия концертларын районыбызның һәр җирлегендә көтеп алдылар. Тамашаларга сатылган билет акчалары махсус хәрби операциядәге егетләргә гуманитар ярдәм алуга тапшырылды.

Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сараена "Без бергә!" концертын карарга килүчеләр билет алудан тыш хәйрия тартмасына да акчалата ярдәм салдылар. Барысы да үзебезнең якташлар- махсус хәрби операциядә Ватаныбыз өчен көрәшүче егетләр өчен шәхси өлешен кертергә ашыкты. 

Быелгы тәүге концерт аеруча бай эчтәлекле булуы белән аерылып торды. Волонтер-артистлар белән бергә Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты, беренче һәм икенче санлы мәктәп, Пучы мәктәбе, балалар сәнгать мәктәбе укучылары, укытучылары чыгыш ясады. 

Тамашачылар арасында вакытлыча ялга кайткан махсус хәрби операциядәге батырларыбыз да бар иде. Шул көнне генә туганягыбызга кайтып җиткән Рөстәм Вәлиев концертны карарга гаиләсе- хатыны, кызы белән килгән иде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова 2024 нче елның Россиядә Гаилә елы икәнен искәртеп Вәлиевләр гаиләсенә уңышлар теләде.

Ә район башлыгы урынбасары Илшат Габдулхаев тагын өч солдатыбызны сәхнә түренә чакырып хөрмәтләде, район башлыгы Ленар Зарипов һәм барлык район халкы исеменнән батырларыбызга тирән рәхмәт хисләрен белдерде. 

Махсус хәрби операциядә оныгын югалткан, улы әле дә неонацизм белән көрәшүче 85 яшьлек Роза Сергееваның чыгышы аеруча һәркемнең күңеленә үтеп керде. Роза Әслах кызы авыр вакытта үзенең гаиләсенә зур ярдәм күрсәткән җитәкчеләргә, авылдашларга рәхмәтен әйтте. Мондый эчтәлекле хәйрия концертын оештыруның әһәмиятен билгеләп үтте, ветеран укытучыны бигрәк тә яшьтән үк хәйрия чараларында катнашкан укучы балаларның чыгышы  әсәрләндергән. Берочтан теләкләрен дә җиткерде-  яшьләрне гаиләләрен саклап, үзара мөнәсәбәтләрне җайлап, аерылышуларга юл куймыйча, тәртипле һәм матур итеп балаларын тәрбияләп үстерергә өндәде. "Минем кебек әтиләрен сугышта югалткан балалар булмасын иде", диде ул.

Актанышның "Без бергә!" волонтерлар төркеме республикага үрнәк. Безнең волонтерларның эшчәнлеге шундый ук телеграмм-каналда киң яктыртылып барыла. Азнакайдан килгән волонтерлар әлеге концерт ахырында актанышлылардан өлге алып эшләүләрен әйттеләр, үзләренең Рәхмәт хатларын волонтерлык хәрәкәте җитәкчесе Гөлинә Иделбаевага тапшырдылар.

"Без бергә!" концерт төркеме алып баручылары Сирина Шәехова белән Рөстәм Мусин барлык тамашачыларга рәхмәтләрен җиткереп концертта 34 мең сумлык билет сатылганын, шуңа өстәп хәйрия тартмасында  8600 сум акча җыелганын игълан иттеләр.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев