Актанышта Хәрби-диңгез флоты көнен билгеләп үттеләр
Хәрби-диңгез флоты көнендә Актаныш районында эшләп килүче Хәрби-диңгез флоты ветераннары җәмәгать оешмасы, һәр елдагыча, район үзәгенең Җиңү паркына бәйрәм тантанасына җыелды.
Быел алар өчен тагын да истәлекле вакыйга — Россия флотына 330 ел!
Хәрби-диңгез флоты — илебезнең иң куәтле хәрби кораллы көчләренең берсе. Флотта дистәләгән райондашыбыз хәрби хезмәт бурычын үтәде. Бүгенге көндә дә бик күп райондаш егетләребез диңгез-океаннарда сакта тора, араларында офицер һәм мичман булып хезмәт итүче якташларыбыз да бихисап!
Районыбызның ХДФ ветераннары җәмгыяте бик актив тормыш белән яши, төрле хәрби-патриотик чараларда теләп катнаша. Башка хәрби оешмалар белән беррәттән, алар махсус хәрби операциядә катнашучы райондашларыбызга гуманитар ярдәм җыюда да зур өлеш кертәләр.
Бу хакта безгә районның «Хәрби туганлык» җәмгыяте төркемнәре командиры, мобилизация бүлеге башлыгы Нәсим Әзһәм улы Заһертдинов хәбәр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев